+27 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 Мая , 06:10

Путин Кытайга барачак

Русия Президенты Владимир Путин Пекинга чираттагы тапкыр килүенә шат булуын белдерде, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр чынлыкта моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте, дип өстәде.

Путин Кытайга барачакПутин Кытайга барачак
Путин Кытайга барачак


"Тыгыз Русия-Кытай стратегик бәйләнеше дөнья аренасында мөһим, тотрыклыландыручы роль уйный. Шул ук вакытта без кемгә дә булса каршы түгел, ә тынычлык һәм чәчәк ату максатында эшлибез", - диде ул.
Путин аның Кытайга ике көнлек сәфәре барышында сәясәт, икътисад, оборона өлкәсе, гуманитар алмашулар темалары күтәреләчәк, дип ачыклык кертте. "Ягъни илләр бергәлекләрнең ике яклы хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә һәм безнең дәүләтләрнең бөтендөнья үсеше эшенә хезмәт иткән барысын да эшли", - диде дәүләт башлыгы.

Фото: rbc.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас