+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 Мая , 17:00

III Бөтенрусия балалар фольклориадасына 35 көн калды

Башкортстанда узачак колачлы иҗади фестивальгә бүген старт бирелде.

III Бөтенрусия балалар фольклориадасына 35 көн калдыIII Бөтенрусия балалар фольклориадасына 35 көн калды
III Бөтенрусия балалар фольклориадасына 35 көн калды
Башкортстанда 23-27 июньдә III Бөтенрусия балалар фольклориадасы узачак. Мәдәни форум илнең төрле төбәкләреннән меңнән артык яшь артистны кабул итәчәк. Бүген, колачлы иҗади вакыйгага 35 көн кала, “Башкортостан” дәүләт концерт залында уникаль фестивальгә старт бирелде. Чарада В. Поленов исемендәге Русия Халык иҗаты йорты директоры урынбасары Андрей Беляев, Башкортстан мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов, Татарстанның Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Алсу Мифтахова катнаштылар.

“Бүген без Бөтенрусия балалар фольклариадасының уникаль проектына старт бирәбез. Аны уздыру идеясе биредә, Башкортостанда, Бөтендөнья фольклариадасын уздыру чорында туды. Ул вакытта фестиваль шартлары буенча безнең илне бары тик бер коллектив кына тәкъдим итә ала иде. Һәм шул чакта төрле халыклар мәдәниятына бай илебездә аерым, үз фольклориадабызны булдыру кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек.
Республика Башлыгы Радий Хәбировка шәхсән рәхмәт белдерәсем килә, чөнки аның акыллы карарыннан башка бу проект чынга ашмас иде. Һичшиксез, әзерлек процессына актив кушылып киткән Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм Мәдәният министрлыгына зур рәхмәт. Без барыгызны да концерт мәйданчыкларында көтәбез, анда балалар башкаруында илебез халыкларының уникаль милли мәдәниятен күрә алачакбыз”, - диде тантананы ачып Андрей Беляев.

Башкортстан мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов республикада узачак зур, мөһим һәм кирәкле бу фестивальне кабул итү зур дәрәҗә һәм җаваплылык булуын билгеләде.
“Безгә Русиянең 80 төбәгеннән 1 меңнән артык баланы берләштергән төрле коллективлар киләчәк, алар безнең зур илебез халыкларының бай мәдәни төрлелеге белән танышырга, тәҗрибә уртаклашырга һәм, әлбәттә, осталыгыбызны яхшыртырга, традицияләребезне алга таба үстерергә һәм сакларга илһам алу мөмкинлеге бирәчәк”, – диде ул.

Билгеле булуынча, беренче Бөтенрусия балалар фольклориадасы 2022 елда Чувашстан Республикасында узды, анда 76 төбәктән яшь талантлы катнашучылар җыелды. 2024 елда Татарстан үзендә кабул иткән икенче Фольклориада тагын да күбрәк катнашучыларны – Русиянең 80 субъектыннан меңнән артык яшь талантны җәлеп итте. Бүген Татарстанның Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Алсу Мифтахова эстафетаны рәсми рәвештә Бөтенрусия фольклор бәйрәмен кабул итәчәк Башкортстандагы коллегаларына тапшырды.
 
Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас