

19 майда Дәүләт думасы депутаты, Мәгариф комитеты әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Эльвира Аеткулова вуз кунагы булды. Парламентарий лекция укып кына калмады, студентлар белән формаль булмаган шартларда аралашты.
Эльвира Аеткулова булачак педагогларга аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп Русия парламентаризмының ничек барлыкка килүе, түбән палатаның эше нәрсәдән торуы турында сөйләде, шулай ук федераль законга әйләнгәнче закон проектының нинди юл узуын ачык итеп аңлатты.
— 120 ел – Дәүләт думасы өчен бик зур юл. Бүген безнең артка карау гына түгел, ә эш формаларын анализлау мөмкинлеге дә бар, — дип ассызыклады депутат, исәпләү ноктасы итеп 1906 елның 27 апрелен санау кабул ителүен искәртеп.
Әңгәмәдә социаль сәясәткә аерым басым ясалды. Эльвира Аеткулова сүзләренчә, илнең барлык төбәкләреннән килгән балалар өчен сыйфатлы югары белем алу мөмкинлеге – төп бурыч. Ул төбәк вузларында бюджет урыннары үсешен һәм «Русия эше» сервисы аша максатчан укыту механизмын ачык мисал итеп китерде.
- Илнең төрле почмакларыннан килгән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сыйфатлы белем бирү – ул бердәм белем бирү пространствосы. Максатчан уку студентларга иртәгәге көнгә ышаныч бирә: алар диплом алганнан соң кайда эшләячәкләрен төгәл беләләр, - дип билгеләде депутат.
Очрашу тере диалог форматында узды. Студентлар викторинада бик теләп катнаштылар һәм сораулар бирделәр. Аларны барысы да кызыксындырды: ОГЭ нечкәлекләреннән һәм чит телләрне өйрәнүдән алып спикерның шәхси карьера тарихына кадәр.
Эльвира Аеткулова фикеренчә, уңышның сере гади: белем, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык һәм проект фикерләве.
М.Акмулла исемендәге БДПУның фәнни-тикшеренү эшләре буенча проректоры Светлана Гәрәева билгеләп үткәнчә, «Алтын лекцияләр» — уку планына өстәмә генә түгел, ә университет белән реаль тормыш арасындагы чын күпер.
- Студентлар көчле мотивация, файдалы элемтәләр һәм үзләренең һөнәри киләчәкләре турында төгәл күзаллаулар ала, - дип өстәде Светлана Гәрәева. Сүз уңаеннан, курс лекторлары арасында шулай ук Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты Александр Дегтярев һәм Дәүләт думасы депутаты Михаил Бугера да бар.
Өстәп әйтик, Уфада вузара студентлар кампусы «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә төзелә. Исегезгә төшерәбез, ул Русия Хөкүмәте һәм мәгариф министрлыгы ярдәмендә Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла. Кампусның беренче чираты Башкортстан башкаласында узган елның февралендә ачылды.
Фото: БДПУ матбугат хезмәте.