

- Дуслар Милли музей белән элемтәгә керде һәм аның хезмәткәрләре фотосурәт аша ук кылычның борынгы булуын раслады, ә аннары үзләре дә аны карарга килде, - дип сөйләде Илнур Гыйльметдинов 21 майда Башкортстанның Милли музеенда гадәти булмаган археологик табылдыкка багышланган матбугат конференциясендә. - Бездә моннан ике ел элек җир эшләре башкарылган иде, әле күптән түгел яңгырлар яуды. Бер көнне мин эштән кайттым, карыйм – җирдән тимер чыгып тора. Тартып чыгардым һәм бик нык гаҗәпләндем.
Табылдык турында матбугат конференциясендә Башкортстан Милли музее директоры Рөстәм Исхаков, музейның “Археология” фонды коллекциясен саклаучы Светлана Воробьева, Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты археология бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Владимир Овсянников, Башкортстан мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсенең бүлек мөдире Искәндәр Рахмангулов сөйләделәр.
Владимир Овсянников сүзләренә караганда, бу инде республика территориясендә алтынчы шундый табылдык.
- Табылдык – Кытайның Хань чоры кылычы. Бу үзәкләштерелгән Кытай дәүләтенең чәчәк ату чорына карый. Без барыбыз да балчык гаскәр турында беләбез – бу нәкъ шул чор. Цинь Ши Хуан императоры үлгәннән соң безнең эрага кадәр 2 гасырда Кытайның яңа күтәрелеше, аның яңа династия астында берләшүе башлана. Һәм яңа заман билгеләренең берсе Кытай армиясенең коралланышы үзгәрү була. Әгәр моңа кадәр кыска кылычлар өстенлек иткән һәм алар бронзадан ясалган булса, Хань дәверендә озын тимер кылычлар барлыкка килгән. Кылыч Кытайда гына түгел, күчмә халыкларда да коелган булырга мөмкин. Табылдык кыры кылычның ритуаль предмет буларак кулланылуы турында сөйли. Борынгы грек тарихчысы Геродот мәгълүматлары буенча, соңрак Рим тарихчысы Марцеллин да раслаганча, күчмә халыкларда кылычка табыну йоласы булган. Кылыч бина эченә, мөгаен, агачтан салынган булса кирәк, кадалып яндырылган. Шуңа күрә күп кенә борынгы кылычлар бөгелгән килеш очрый. Бу йолага нинди мәгънә салганнар – без белмибез, язма мәгълүматлар сакланмаган, Геродот һәм Марцеллинның тасвирламасы гына, – дип аңлатты Владимир Овсянников.
Милли музей хезмәткәрләре кылыч табылган урынга барган. Светлана Воробьева сүзләренчә, тикшерү бу борынгы җирлектән калган әйбер түгел, ә бер генә табыш икәнен күрсәткән.
- Бу җирлек түгел, керамика беркаяда да күренми, әлбәттә, алга таба тикшеренүләр үткәрелергә тиеш, - дип ассызыклады эксперт.
Ул шулай ук өстәмә эксперт нәтиҗәсе ясалачагын һәм соңыннан кылычны музей фондларына чыгарачакларын билгеләп үтте. Алдан аның тулы канлы фәнни тасвирламасы үтәләчәк.
Милли музей директоры Рөстәм Исхаков килүчеләр кылычны августта “Көч һәм намус. Көрәш сәнгате” күргәзмәсе кысаларында күрә алачак дип вәгъдә итте. Һәм, әлбәттә, моңа кадәр борынгы коралны реставрацияләү башкарылачак.
Илнур Гыйльметдиновка музейдан Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин