+12 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 Мая , 18:05

"Ул чын патриот иде"

Уфада Владимир Жириновскийның тууына 80 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш узды.

"Ул чын патриот иде""Ул чын патриот иде"
"Ул чын патриот иде"

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия либераль-демократик партиясе рәисе Леонид Слуцкий күренекле сәясәт эшлеклесе, ЛДПРга нигез салучы Владимир Жириновскийның тууына 80 ел тулуга багышланган тантаналы җыелышта катнашты.

Чара башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе һәм мөхтәрәм кунаклар Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов һәйкәленә чәчәкләр салды. Скульптур композиция республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасы каршына куелган.

Радий Хәбиров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Владимир Жириновский Дәүләт думасының сигез чакырылыш депутаты булган һәм һәрвакыт үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен, туган иленең кыйммәтләрен һәм идеалларын яклаган.

- Ул чын патриот, безнең өлкән иптәшебез, акыллы политик һәм якты шәхес иде. Геосәяси масштаблардагы язмышны хәл итә торган вакыйгаларны алдан күрүнең уникаль сәләте Владимир Вольфовичның фикер тирәнлеген ассызыклый. Президентыбызның Владимир Вольфович Жириновскийның тууына 80 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрү буенча оештыру комитетын федераль дәрәҗәдә формалаштыру турындагы карары аның Русия алдында зур казанышларын тану булды. Безнең республикада да истәлекле мәдәни-киңкүләм, мәгариф һәм спорт чаралары уза, - диде республика Башлыгы. - ЛДПР төбәк бүлегенең нәтиҗәле эшләвен аерым билгеләп үтәсем килә, ул тотрыклы позициядә тора. Партияне барлык дәрәҗәләрдә 231 депутат тәкъдим итә – федераль һәм республика парламентларыннан алып урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына кадәр.

Төбәк җитәкчесе Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Иван Сухаревка нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм ЛДПР сәяси партиясенең актив әгъзаларына Башкортстан дәүләт бүләкләре тапшырды.

Леонид Слуцкий республика җитәкчелегенә уртак проектларны, шул исәптән Уфада Владимир Жириновский урамын ачуны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Фото: ЛДПРның матбугат хезмәте.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас