Эссе һәм кояшлы көннәрдән соң салкыннар киләчәк.
28 майдан 3 июньгә кадәр салкыннар һәм еш яңгырлар көтелә. Көндезге температура +13 градустан +19 градуска кадәр, төнлә +7- +11 градус булачак.
Якын көннәрдә төбәктә җылы, күбесенчә коры һава торышы өстенлек итәчәк.
Бүген, 21 майда, һава температурасы көндез +18, +23° тәшкил итәчәк. 22 майда термометр баганалары +21, +26 градус күрсәтәчәк. 23 майда һава +24, +29 градуска кадәр җылыначак.