+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 Мая , 05:10

Ясалма интеллект янгыннарны ачыкларга ярдәм итә

Башкортстан хакимияте һәрвакыт уңышның нигезе – беренче чиратта кешеләр һәм ышанычлы инфраструктура дип санады һәм санавын дәвам итә. Хәзер өченче хәлиткеч фактор өстәлде – яңа санлы технологияләр - ясалма интеллект. Алар барлык өлкәләрдә дә өстенлек бирә.

Ясалма интеллект янгыннарны ачыкларга ярдәм итәЯсалма интеллект янгыннарны ачыкларга ярдәм итә
Ясалма интеллект янгыннарны ачыкларга ярдәм итә
Русия Президенты төгәл бурыч куйды – ясалма интеллект технологияләрен икътисадка, социаль өлкәгә, дәүләт идарәсенә системалы рәвештә кертү. Алар СВОга ярдәм итү, икътисадны ныгыту, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен үстерү кебек төп максатларны үтәү өчен технологик нигез булып хезмәт итә.

Шул уңайдан 19 майда Уфада төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстанда ясалма интеллект кертү буенча стратегик сессия үткәрде. Төбәк Башлыгы ясалма интеллект технологияләрен икътисадка, социаль өлкәгә һәм дәүләт идарәсенә системалы рәвештә кертүнең мөһимлеген ассызыклады.

– Мин идарә итү командамны ни өчен бәялим - агымдагы мәсьәләләрне хәл итүгә карамастан, без һәрвакыт үсеш өчен вакыт табабыз. Ә лидерлык стратегик фикерләүне һәм новаторлык алымнарын күздә тота, - диде республика Башлыгы. - Ясалма интеллект киләчәк технологиясе булудан туктады һәм республиканың көндәшлек сәләтенең кирәкле инструментына әверелде. Йә без бу өлкәгә барабыз һәм уңышка ирешәбез, йә шактый артта калабыз.

Радий Хәбиров Башкортстанда санлы трансформация һәм ясалма интеллект технологияләрен үстерү буенча совет булдыру, шулай ук әлеге юнәлешне җитәкләячәк абруйлы федераль эксперт Олег Лины республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары итеп билгеләү турында игълан итте.

- Ясалма интеллект инде Башкортстанда эшли. Без "нульдән" башламаячакбыз, республикада яхшы база бар. Медицинада ясалма интеллект лаборатор диагностикада, КТ, МРТ, рентген-снимокларны анализлауда һәм Русиядә иң яхшыларның берсе дип танылган «Санлы ФАП» проектында кулланыла. Сәнәгатьтә ул - скважиналарны һәм авиация детальләрен җитештерүнең төгәллеген контрольдә тоту өчен, ә авыл хуҗалыгында процессларны автоматлаштыру һәм аналитика өчен кулланыла, - диде төбәк җитәкчесе.

Чыннан да ясалма интеллект Башкортстанда күптән күптөрле өлкәдә гамәлдә инде. Мәсәлән, ул бүген Башкортстан урманнарында чыккан янгыннарны ачыкларга һәм тиз арада юк итәргә мөмкинлек бирә. Сүз "Лесохранитель" системасы турында бара.

«Лесохранитель» видеомониторинг системасы - Башкортстанда урман янгыннарын автомат рәвештә иртә стадияләрдә ачыклау өчен заманча комплекс. Янгынга каршы махсус режим шартларында ул янгын чыганакларын оператив рәвештә теркәргә һәм ашыгыч хезмәтләргә төгәл координатлар тапшырырга мөмкинлек бирә.

«Лесохранитель» системасы үзебезнең ясалма интеллект белән эшли, бу янгынны ачыклау төгәллеген арттыра. Видеокүзәтү камераларыннан мәгълүматлар диспетчерларга тиз килә, хәвефкә реакцияне тизләтә. Программа төтен чыгу күзәтелгән урынны һәм координатларны билгели һәм аларны картада күрсәтә.

Системаның контроль пунктларын җәелдерү өчен компаниянең инфраструктурасы кулланыла: камералар биеклектәге антенна-мачта корылмаларына урнаштырыла, видео оптик җепселле элемтә линияләре аша тапшырыла. Һәр камераның максималь күзәтү радиусы 35 километрга җитә.

- Хәзер махсус хезмәтләр элек мониторинг үткәрелмәгән ерак районнардагы урман фондының бер өлешен контрольдә тота ала. Системаны эшләтеп җибәрү белән беррәттән, безнең министрлыкта ситуация үзәге дә модернизацияләнде, без анда республика урманнарындагы хәлне реаль вакытта күзәтәбез, - дип ассызыклады урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Гомумән алганда, мониторинг системасының пилот версиясе 2021 елның июлендә Урман янгыннары хәвефе зур булган төбәкләрдә — Белорет, Зианчура һәм Учалы районнарында эшли башлаган иде. Система колачлаган мәйдан 5 мең квадрат километр тәшкил итә. Эшнең беренче айларында ук 10 мең сигнал теркәлгән, 10 урман янгын чыганагы вакытында ачыкланган һәм сүндерелгән.

Соңрак Хәйбулла, Зианчура, Баймак һәм Зилаер районнарында контроль пунктлары эшли башлады.

Шул ук вакытта агымдагы елда Башкортстанда «Лесохранитель» дистанцион мониторинг һәм идарә системасының 35 камерасын сатып алу планлаштырылган. Бу хакта республиканың урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгиз Фаткуллин хәбәр итте.

- Җайланмалар барлыкка килгән янгын чыганакларын ачыкларга һәм аларны вакытында бетерергә ярдәм итә. Узган ел «Лесохранитель» системасы ярдәмендә урман фонды белән чиктәш башка категория җирләрдә бер урман янгынын һәм 30дан артык янгын чыганагын ачыкладык, - дип уртаклашты Илгиз Фаткуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый камералар янгыннарны яки янгын чыганакларын 25 чакрым ераклыкта һәм координатларны 200 метрга кадәр төгәллек белән билгеләргә сәләтле.

Фото: Башинформ
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас