

Бу көннәрдә «Башкортстанда Зур балалар фестивале кайтавазы» махсус программасы кысаларында Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә иллюстратор Леся Уланова катнашлыгында китап программасы чаралары узачак.
30 майда 14:30 һәм 31 майда 14:00 сәгатьтә Милли китапханәнең сирәк һәм кулъязма басмалар бүлегендә «Тормыш ничек китапка әверелә» исемле иҗади очрашу була.
30 майда 13:30 сәгатьтә китапханәнең төп корпусының тренинг-үзәгендә Евгения Русинованың «Агачлар төн уртасында юкка чыга» детектив повесте буенча «Геройдан хатлар» (6+) квесты узачак.
29-31 майда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә мәктәп юнәлеше эшли башлаячак. Бу - гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына мәктәп театрларын булдыруда һәм үстерүдә ярдәм итү программасы.
Уфаның «Родина» кинотеатрында узган еллардагы зур балалар фестивале бүләкләре белән билгеләнгән балалар өчен иң яхшы нәфис һәм анимацион фильмнар күрсәтеләчәк.
Автор фотосы.