София белән Матвей — апа белән энекәш, шуңа да алар арасында бик җылы элемтә бар. София һәрвакыт энесенә ярдәм итәргә тырыша, ә Матвей апасына зур ышаныч белән карый һәм күп яктан аңардан үрнәк ала.
Бертуганнар — София белән Матвей бер гаиләдә яшәргә һәм әти-әни табарга тели.
София 2012 елда туган. Ул — аралашучан, мөстәкыйль һәм актив. Ягымлы кыз кешеләр белән бик җиңел таныша, дуслары белән вакыт уздырырга ярата, әйберләрен тәртиптә тота һәм бөтен яңалыкларга кызыксынып карый. София үзен коллективта ышанычлы хис итә һәм уртак эшләрдә теләп катнаша.
Матвей 2018 елда туган. Ул бик ачык, игелекле һәм тиктормас малай. Конструкторлар җыярга, туп һәм өстәл уеннары уйнарга ярата. Ул әдәпле, дусларына игътибарлы һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
Язмыш җилләре кагылган бу балаларга аларны кабул итәчәк, яратачак, аңлаячак һәм ярдәм итәчәк гаилә бик кирәк.
Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясагыз.
Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.