Эшкуар, модельер, "Русиянең яшь эшкуары" Бөтенрусия премиясе җиңүчесе Гөлнара Хәсәнова:
- Хатын-кыз бүген бөтен дөньяны иңнәрендә тота кебек. Без көчле, акыллы, сизгер, белемле, кайгыртучан. Хатын-кыз бер үк вакытта үз проектын алып бара ала, менеджер, тәрбияче, коуч, гаилә киңлеген һәм ялын оештыручы да ул.
Шуңа күрә дә безгә ярдәм кирәк. Ә ул шундый масштаблы булганда, моңа бәя юк. Мин бүген «Хатын-кыз бәхете территориясе» форумында булдым һәм программага сокландым. Ике сәгать эчендә Мин Ay Yola, Мария театры солисты Әскар Абдразаков, Пелагея чыгышларын күрә алдым. Русиянең иң акыллы, белемле, сәләтле хатын-кызлары һәм ир-егетләре: режиссер, политолог, социолог, маркетолог, алып баручылар һәм башкаларның лекцияләрен тыңладым. Гадәти тормышта мондый кешеләр белән очрашып булмый, ә инде шушындый курслар бәяләп бетергесез, ә монда барысы да ачык. Республика хатын-кызлары өчен бу - чын бүләк! - диде Гөлнара Фәрит кызы.
Флто: Г. Хәсәнованың шәхси архивыннан алынды.