

Быелгы «Китап-байрам»ның төп темаларының берсе тарихи хәтерне саклау һәм патриотик тәрбия булды. Ярминкә кысаларында Русия Хәрби-тарихи җәмгыятенең Башкортстан төбәк бүлеге попечительләр советының беренче утырышы узды. Анда Русия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Очрашуда Ватан тарихын саклау, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, махсус хәрби операция геройлары истәлеген мәңгеләштерү турында сөйләштеләр.
— Без бүген фән һәм мәдәният вәкилләре генә түгел, ә тарихи хәтерне саклау миссиясен уртаклашучы кешеләр буларак җыелдык, — диде Радий Хәбиров.
Төбәктә соңгы елларда хезмәт даны стелалары, мемориаль такталар, Советлар Союзы Геройлары һәм махсус хәрби операция катнашучыларына багышланган һәйкәлләр куелуы билгеләп үтелде.
Владимир Мединский Башкортстандагы хәрби-тарихи эшчәнлеккә югары бәя бирде һәм яңа проектларга федераль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.
Шул ук көнне Владимир Мединский белән Радий Хәбиров республика язучылары һәм шагыйрьләре белән дә очрашты. Ачык сөйләшүне Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов алып барды.
Радий Хәбиров республикада әдәбиятка һәм китап нәшриятына ярдәм дәвам итүен әйтте.
— Язучылар — безнең фикердәшләребез. Республика мәдәниятенә кагылышлы җитди карарларны алар фикерен исәпкә алмыйча кабул итеп булмый, — диде төбәк җитәкчесе.
Очрашуда махсус хәрби операция темасына иҗат ителгән әсәрләр, тәрҗемә мәсьәләләре һәм санлы чорда әдәби басмаларның киләчәге турында да фикер алыштылар.
«Китап-байрам» кысаларында гаилә укуына багышланган «Китап. Гаилә. Китапханә. Мәктәп» төбәкара форумы да узды. Чара Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең 190 еллыгына багышланды.
Форумда катнашучылар балаларны китапка тарту, мәктәп һәм китапханәләрнең роле, гаилә укуының әһәмияте турында сөйләште.
— Бүген китап укучы балалар киләчәктә китап укучы ата-аналарга әверелергә тиеш, — дип билгеләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ирина Небогатова.
Форумда шулай ук иң яхшы китапханәчеләрне һәм укучы гаиләләрне бүләкләделәр.
Быел «Китап-байрам» беренче тапкыр Уфадан читкә чыгып, республика районнарын да колачлады. Гафури, Белорет, Борай, Уфа районнарында һәм башка муниципалитетларда китап күргәзмәләре, әдәби очрашулар, милли мәдәнияткә багышланган мастер-класслар, шигырь кичәләре узды.
Белорет районында укучылар язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашса, Борайда «Халыклар дуслыгы — Русия бердәмлеге» дип аталган күпмилләтле мәдәни программа оештырылды.
Ярминкәнең иң кызыклы мәйданчыкларының берсе — «Җиңү территориясе» чатыры булды. Биредә кунакларга окоп шәмнәре ясау, маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Шулай ук «Уфа — хезмәт даны шәһәре» темасына лекцияләр һәм хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү буенча практик дәресләр үтте.
«Китап-байрам» яшь авторлар өчен дә зур мәйданчыкка әверелде. Балалар язучысы Гөлшат Абдеева укучылар белән очрашуда яңа детектив китабы әзерләнүен хәбәр итте.
— Балачактан ук детективлар укырга яраттым. Шуңа күрә үземнең дә шушы жанрда яза башлавым вакыт мәсьәләсе генә иде, — диде ул.
Уфалы шагыйрә Алёна Филиппова исә үз китабыңны ничек мөстәкыйль бастырып чыгару турында сөйләде һәм иҗат юлы белән уртаклашты.
Танылган сәяхәтче Олег Чегодаев «Смотри: Урал» китабын тәкъдим итте. Китапта авторның Урал буйлап сәяхәтләре, маршрутлар һәм гаилә белән сәяхәт итү өчен киңәшләр урын алган.
— Бу китап кешеләрне юлга чыгарга һәм туган якны яңадан ачарга илһамландырсын иде, — диде сәяхәтче.
«Китап-байрам» тагын бер кат күрсәтте: китап бүген дә кешеләрне берләштерә, тарихны саклый һәм киләчәк буыннар өчен рухи күпер булып кала.
Фото: glavarb.ru