

Проектның илһамландыручысы — «Бәхет территориясе» хәйрия фонды попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова. Академия хатын-кызларга ярдәм, үсеш һәм аралашу мәйданы булдыруны максат итә.
— Академия — ул реаль ярдәм. Монда хатын-кызлар консультацияләр ала, тәҗрибә уртаклаша, — диде Радий Хәбиров.
Форумда махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ярдәм темасына да зур игътибар бирелде. Шулай ук җырчы Анита Цойга «Башкортстан Республикасының халык артисты» исеме тапшырылды.
Каринэ Хәбирова быелгы форумның төп темасы сәнгать булуын әйтте.
— Иң мөһиме — бер-береңә ярдәм итә белү, — диде ул.
Форум кысаларында табиблар, психологлар һәм башка белгечләр бушлай консультацияләр үткәрде.
Академия кысаларында «Сәнгать һәм сәясәт» стратегик сессиясе узды. Очрашуда дәүләт хакимияте вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, җәмәгать һәм сәяси оешмалар әгъзалары катнашты.
Русия Президентының иҗтимагый проектлар идарәсе җитәкчесе Сергей Новиков сәнгатьнең кешеләрне берләштерү көче турында сөйләде.
— Бөек Ватан сугышы башланганнан соң өч көн үткәч язылган «Изге сугыш» җыры фронт белән тылны берләштерде. Бу — сәнгатьнең зур көче, — диде ул.
Дәүләт думасы депутаты Андрей Исаев та сәнгать белән сәясәтнең уртак максатка хезмәт итүен билгеләде.
— Сәнгать тә, сәясәт тә кешене бәхетле итәргә, җәмгыятьтә гармония булдырырга омтыла, — дип ассызыклады ул.
Сессиядә эмоциональ интеллект темасына да зур игътибар бирелде. «Бәхет территориясе» хәйрия фонды попечительләр советы җитәкчесе Каринэ Хәбирова эмоциональ интеллектның кешеләрне аңлау һәм ярдәм итә белү белән бәйле булуын әйтте.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сәнгатьне дәүләт идеологиясенең рухи теле дип атады.
— Бүген тарихны үзгәртергә тырышкан чорда сәнгать кешеләргә дөрес кыйммәтләрне җиткерә, — диде ул.
Премьер-министр шулай ук Башкортстанда кино, театр һәм иҗади проектларга ярдәм артуын билгеләде. Ул Мәҗит Гафури исемендәге театр артистлары иҗатын да югары бәяләде һәм хатын-кыз образына багышланган яңа спектакль булдыру тәкъдимен әйтте.
Андрей Назаров сүзләренчә, агымдагы елның Русиядә — Халыклар бердәмлеге елы, ә Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителүе дә җәмгыятьтә рухи кыйммәтләрне ныгытуга юнәлтелгән.
Чара кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ телеканалы мәйданчыгында чыгыш ясады. Танылган алып баручылар Марина Ким һәм Дмитрий Каретко белән сөйләшү вакытында республика җитәкчесе агымдагы елның Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителүенең әһәмияте турында сөйләде.
— Зур һәм тату гаилә — республикабызның һәм бөтен илнең нигезе. Безнең өчен бүген иң мөһим мәсьәләләрнең берсе — туучылар санын арттыру, — диде Радий Хәбиров.
Аның сүзләренчә, республикада яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Моның өчен яңа белем бирү һәм яшьләр мәйданчыклары булдырыла, шул исәптән Уфада студентлар кампусы төзелә.
Радий Хәбиров яшьләр белән һәрвакыт ачыктан-ачык сөйләшүен дә билгеләде.
— Алар белән тигез дәрәҗәдә аралашам. Яшьләргә безнең республиканы үстерергә туры киләчәк, — диде төбәк җитәкчесе.
Сөйләшү вакытында махсус хәрби операция темасы да күтәрелде. Радий Хәбиров республика хатын-кызларының ярдәме һәм көчле рухы аеруча мөһим булуын ассызыклады.
— Бүген без «Барысы да Җиңү өчен!» девизы белән яшибез. Ә хатын-кызлар бу эштә зур роль уйный, — диде ул.
Чыгыш ахырында республика җитәкчесе «Хатын-кыз бәхете биләмәсе» проектына югары бәя бирде.
— Алты ел эчендә Башкортстан хатын-кызлары үзләренең иң матур сыйфатларын ачты, тагын да көчлерәк һәм энергиялерәк булды, — дип йомгаклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru