

Еллык эшлекле вакыйга гадәттәгечә федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләрен, Русиянең әйдәп баручы эшкуарларын, инвесторларын, тармак экспертларын һәм җәмәгатьчелек фикере лидерларын берләштерә. «Зауралье» бөтенрусия инвестицион сабантуен Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Башкортстан Хөкүмәте оештыра.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, бөтенрусия инвестицион сабантуй мәйданчыгы үзен киң танытты һәм республикадан читтә дә билгеле. Форум Башкортстанда төп дискуссия мәйданчыкларының берсе булып тора.
- Башкортстан һәм Урал аръягының уңай инвестицион имиджын үстерү - бу бурыч актуаль булып кала һәм инвестсабантуй, беренче чиратта, шушы максатлар өчен оештырылды. Шуңа күрә чараны уйланылган эшлекле программа белән сыйфатлы итеп әзерләү мөһим, мин аның төп темасы «Җиңү икътисады» н гамәлгә ашыруны саныйм, – дип ассызыклады Андрей Назаров.
Фото: рravitelstvorb.ru