

Һәркем биредән фәһемле, кызыклы һәм яңа мәгълүмат алып кайтып китә ала. Мәсәлән, нәкъ шундый мәгълүматны ярминкә кунакларына тарих фәннәре кандидаты, Башкортостан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Башкортостанда Русия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе, Уфа фән технологияләр университетының Русия тарихы, тарих һәм чыганаклар белеме кафедрасы мөдире Рамил Рәхимов бирде. Ул “Башкортстан халыкларының Напалеонга каршы көрәштә бердәмлеге” темасына лекция укыды.
Рамил Насыйбулла улы 1807 елда Наполеон белән беренче бәрелешләрдән алып Парижга триумфаль керүгә кадәр башкорт полкларының героик юлы турында җентекләп сөйләде. Лекциядә французларның башкортларны ни өчен «Төньяк амурлары» дип атаулары, традицион җәяләрнең заманча кораллану белән ничек ярашуы, башкорт сугышчылары белән Европа арасында нинди мәдәни алмашу булуы турында җентекләп бәян ителде.
Тарих фәннәре кандидатының чыгышы сирәк архив материаллары һәм тарихи сурәтләр белән үрелеп барды, алар әлеге вакыйгаларда катнашучыларның йөзен һәм кирәк-яракларын җентекләп күз алдына китерергә мөмкинлек бирде.
Тамашачылар лекторны кызыксынып тыңлады, соңыннан сораулар да бирде. Рамил Насыйбуллин һәм сорауга төпле җавап бирде.
Очрашу һәркем күңелендә кабатланмас тәэссоратлар калдырды.