+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 Июня , 13:50

Уфа матурлана!

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең тарихи үзәгендәге Октябрь революциясе урамында булды.

Уфа матурлана!Уфа матурлана!
Уфа матурлана!


Төбәк җитәкчесе территорияне төзекләндерү концепциясе белән танышты, шулай ук мәдәни мирас объектларын – XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы биналарын саклау мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Исегезгә төшерәбез, Октябрь революциясе урамын реконструкцияләүгә 2022 елда керештеләр. Проект берничә этапта тормышка ашырыла. Ул инженерлык челтәрләрен алыштыруны, юл өслеген һәм тротуарларны яңартуны, урамнарны яктыртуны монтажлауны күздә тота. Подряд оешмасы вәкилләре планлаштырылган эшләрнең яртысыннан күбрәген башкаруларын хәбәр иттеләр. Проектны 2027 елда тәмамлау күздә тотыла.
- Минемчә, бу - Уфа өчен иң зур проектларның берсе. Биредә җәяүлеләр өчен ярым зона – безнең Арбат булачак, анда музейлар, кафелар, башка объектлар барлыкка киләчәк. Быел без Новомостовая урамына кадәр участокны эшләп бетерәчәкбез, ә киләсе елда – Воровский урамына кадәр, – дип билгеләде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. – Тагын бер мөһим юнәлеш - тарихи биналарны тергезү, аларның күбесе ямьсез хәлдә. Шәһәргә бу өлкәдә инвесторлар белән активрак эшләргә кирәк. Икенче яктан, бу урам уфалыларны һәм шәһәр кунакларының җәлеп итү урыны булачак. Анда йөрү бик күңелле булачак.
Төбәк җитәкчесе шулай ук Ленин исемендәге паркта булды, анда рекреацион зонаны төзекләндерү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла.
Бу хакта тулысынча сылтама аша укырга була: https://glavarb.ru/ru/news/event/radiy-habirov-oznakomilsya-s-hodom-blagoustroystva-obshchestvennyh-prostranstv-istoricheskogo-centra-ufy-89128/

Фото: https://glavarb.ru/ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас