Документ төбәк территориясендә фән, мәгариф, мәдәният һәм инновацияләрне үстерүгә юнәлтелгән. Имзалау тантанасы Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды.
- Безнең республика - Идел буе федераль округының әйдәп баручы фән һәм мәгариф үзәкләренең берсе. Моннан тыш, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте уникаль һәм төбәктә яшәүче халыкларның күп гасырлык бердәмлеге үрнәге булып тора. Имзаланган килешү фән һәм инновацияләр үсешенә тагын да күбрәк стимул бирергә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Килешү төбәкнең фәнни-мәгариф һәм мәдәни потенциалын ныгытуны, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыруга ярдәм итүне күздә тота. Документ шулай ук якларның уртак проектларны һәм программаларны гамәлгә ашырудагы тырышлыкларын координацияләүгә, фәнни, мәгариф һәм мәдәни эшчәнлек өлкәсендә тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар белән уртаклашуга юнәлтелгән.
– Без, әлбәттә, Башкортостан белән хезмәттәшлек итәргә телибез, чөнки бу төбәк югары технологик үсеш дәрәҗәсе булган төбәкләр рәтенә керә, – диде «Вызов» фәнни-мәдәни элемтәләрне үстерү фонды генераль директоры Наталья Третьяк.
Фото: мhttps://pravitelstvorb.ru