Очрашуда катнашучылар махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итүдә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрнең роле, аларның тыныч тормышка яраклашуы, шулай ук иҗтимагый татулыкны һәм конфессияара хезмәттәшлекне ныгытуда фикер алыштылар.
Статс-секретарь - илнең оборона министры урынбасары, "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева "Русиянең хатын-кыз йөрәге" фестивале турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, Башкортстан бу проектны тормышка ашыру өчен беренче мәйданчык булды.
- Уфада узган фестивальдә Идел буе федераль округы төбәкләреннән хатын-кызлар үз традицияләрен, гореф-гадәтләрен, милли ризыкларын һәм кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Бигрәк тә сәхнәдә берләшкән аналар һәм хатыннарны күрү күңелне нечкәртте, - диде Анна Цивилева. - Без бу проект бөтенрусия танылуына һәм аны һәр федераль округта уздырачагына бик ышанабыз.
Дискуссиядә чыгыш ясап, Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, нәкъ менә әхлакый принциплар һәм җәмгыять бердәмлеге СВО ветераннарына ярдәм итү буенча эш нигезендә ята.
- Без яугирләргә алгы сызыкта нинди бәя түләргә туры килүен аңлыйбыз. Без ирекле бүлекчәләр формалаштыра башлагач, сугышчыларга дин әһелләре белән аралашырга мөмкинлек бирергә кирәк дип уйладым. Без Хамза хәзрәт һәм Виктор атакайны бүлекчәләргә беркеттек . Республикада аларны «изге кардәшләр» дип атыйбыз - алар бергә безнең сугышчыларга ярдәм итәләр, - диде Радий Хәбиров.
Шулай ук Башкортостан Башлыгы “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды эшенең мөһимлеген билгеләп үтте һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны реабилитацияләү - һәр кешегә карата квалификацияле якын килү һәм сизгер мөнәсәбәт таләп итә торган катлаулы бурыч, дип ассызыклады.
Фото: glavarb.ru