+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Июня , 13:50

Башкортстан Вологда белән килешү төзеде

Бүген Петербург халыкаара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Вологда өлкәсе губернаторы Георгий Филимонов сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәтәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Башкортстан Вологда белән килешү төзедеБашкортстан Вологда белән килешү төзеде
Башкортстан Вологда белән килешү төзеде

 

Документ икътисадтан һәм инновацияләрдән алып экологиягә һәм торак-коммуналь хуҗалыкка кадәр юнәлешләрнең киң спектры буенча үзара эш итү өчен яңа мөмкинлек ача.

Атап әйткәндә, төбәк бизнес һәм инвестицияләр өчен уңайлы шарт булдырырга, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итәргә, фәнни эзләнү белән бәйле производстволарны һәм берлектәге предприятиеләрне үстерергә, продукция белән үзара тәэмин итүне яйга салырга һәм импортны алмаштыру белән шөгыльләнергә ниятли.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас