+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Июня , 14:00

Халыкны саклау – иң мөһиме

Бүген Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашлыгында халыкны саклау, гаиләгә, туучыларга һәм күпбалалыларга ярдәм итү, традицион Русия рухи-мәдәни мохитен саклау һәм ныгыту өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Халыкны саклау – иң мөһимеХалыкны саклау – иң мөһиме
Халыкны саклау – иң мөһиме

 

- Халыкны саклау – иң беренче чиратта сәламәтлек саклау, гомер озынлыгын арттыру һәм үлүчеләр санын киметү ул. Республикада уртача гомер озынлыгы 75 яшькә якынлаша. Мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде, - диде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Без онкологиядән, башка авырулардан, алкоголь белән агуланудан, юл-транспорт һәлакәтләреннән үлүчеләр санын планлы рәвештә киметәбез. Болар барысы да чын халыкны саклау. Без сәламәтлек саклауның беренчел звеносын – поликлиникаларны, ФАПларны, амбулаторияләрне модернизацияләү белән дә шөгыльләнәбез. Бер ел эчендә генә дә безнең районнарда алты поликлиника төзелде.

Светлана Чупшева Башкортстанны социаль өлкәдә яхшы күрсәткечләр күрсәтүче төбәк дип атады.
Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/bashkortostan-i-agentstvo-strategicheskih-iniciativ-budut-sotrudnichat-v-sfere-podderzhki-semi-i-narodosberezheniya-89212/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас