

- Без монда Башкортстанны яхшы тәкъдим иттек дип уйлыйм. Форумда катнашуның төп бурычларыннан берсе – төбәк мөмкинлекләрен, тәкъдимнәрне, инвестпроектларны тәкъдир итү. Мондый бурычны без, минем карашка, үтәдек, - диде республика Башлыгы. - Әзерлек барышында сөйләшүләрнең шактый зур исемлеген билгеләдек, чөнки монда эре компанияләр, төбәк җитәкчеләре белән очрашу бик уңайлы. Ә саннар, контрактлар буенча конкретлыкны без бераз соңрак китерәчәкбез.
Исегезгә төшерәбез, форумда шулай ук Русия төбәкләрендә инвестицион климат торышының Милли рейтингы нәтиҗәләре тәкъдир ителде, аны ел саен Стратегик башлангычлар агентлыгы төзи. Башкортстан анда өченче ел рәттән өченче урынны яулады.
- Бу рейтингның кыйммәте нәрсәдә? Безгә түрәләр түгел, ә эшкуарлар үзләре бәя бирә – аларга эшләргә никадәр уңайлы. Һәм безгә, барыннан да элек, кешеләрнең, бизнесның фикере бик мөһим, – диде Радий Хәбиров. - Өченче урын - көчле. Безнең нәтиҗәле идарә итү командасы, без аның белән горурланабыз. Шуңа күрә икенче, беренче урын өчен дә көрәшәчәкбез. Светлана Витальевна Чупшевага Стратегик башлангычлар агентлыгы безгә биргән тәкъдимнәре өчен рәхмәт. Хезмәттәшлекне без бик югары бәялибез.