

Сабантуйлар – халкыбызның
Иң хикмәтле җыены.
Кемне генә дәртләндерми
Милли җыры, уены?!
Башта аңа бүләк җыеп,
Урамнарны урыйлар.
Арбалы атта егетләр
Гармуннарда уйныйлар.
Тик пөхтә киемнәр сайлап,
Әзерләнәләр алдан.
Ихлас каршы ала барсын
Яшел келәмле мәйдан.
Сабантуйда уңганнарны
Башта мактап, зурлыйлар,
Ә аннары бөтен халык
Мәйданнарны урыйлар...
Милли көрәш өчен бизәп,
Кемнәр соң сөлге чиккән?
Былтыр җиңгәне калырмы,
Әллә отылыр микән?
Батырга дигән тәкәбез
Эре мөгезле, калын.
Янында торма, я сөзәр,
Күз карашлары салкын.
Ат чабышы, дәртләндереп,
Адреналин өсти канга,
“Әйдә!”, “Давай”, “Ку атыңны!” –
Давыллар куба җанда,
Тузаннар туза юлда!
Иң алдан килгән атлар бар...
Тик сизгер булсын йөрәк!
Азакта калган малга да
Онытылмасын бүләк!
Гарьлегеннән күпме атлар
Гөрселдәп ауган кинәт.
Мөлдерәп бакса күзләргә,
Хайван акыллы, димәк.
Йомырка кабып узышу
Һәрвакыт кызык инде.
Йомыркаң төшсә кашыктан,
Кәефләр китек инде.
Үләннән эзлисең аны
Үзеңне әрләп, кызып.
Тынычлангач: “Бу – уен!” – дип,
Куясың ихлас көлеп.
Күз капланган, күзләр күрми,
Сугасың бар көч белән.
Чүлмәк һаман ватылмый ник?
Серен аның кем белгән?
Как чирәмнәрне тукмыйсың,
Кулың гына чыдасын.
Какланган каты имән бу,
Шартлап сынып куймасын,
Ипләп берүк кылан син!
Су ташыйлар көянтәләп
Чая, уңган сылулар.
Шәрәфле урын яулый тик
Җитез һәм булдыклылар!
Акыллы егетләр бүген
Кәләшләрен сыныйлар.
Апалар да, җиңгәләр дә
Авыз йомып тормыйлар.
Үз сәләтләрен сәхнәдә
Күрсәтергә уйлыйлар,
Берчә – моңсу, берчә дәртле
Итеп алар җырлыйлар.
Бабайлар да, әбиләр дә
Яшәргәндәй йөриләр.
Бил дә тотмый, чир дә качкан,
Пыр туздырып бииләр!
Әллә яшьлекләргә кайтып
Килергәме телиләр?
Гүя, маңгайдагы сырны
Тигезләргә йөриләр.
Бер яшьлектә, бер картлыкта,
Калсын сагынып сөйләргә.
Сабантуй сүнми, югалмый,
Бер кергәч күңелләргә!
Авыш багана башына
Купшы әтәч элгәннәр.
Әйтерсең лә ир-атларның
Холыкларын белгәннәр,
Әтәчне мендергәннәр!
Кайсыларын ымсындыра
Капчык киеп ярышу.
Гәүдәң чайкалгач, үләндә
Вәт кызык тәгәрәшү.
Тирләп-пешеп туп уйныйлар,
Тупны оста бирәләр.
Болар – волейбол, футболны
Иң шәп шөгыль, дияләр.
Йөгерүнең бармы сере,
Нәрсә илтә уңышка?
Сәламәт тормыш яклылар
Очып килә финишка!
Кыю йөрәклеләр эше –
Капчык тотып сугышу.
Бу – иң гадел уен төре,
Юк монда хәрәмләшү.
Салам тулган капчык белән,
Һай, кызык дөмбәсләшү!
Отылганга көлке түгел
Әйләнеп җиргә төшү.
Туры багана очында
Максатыңа җитәсең!
Ышкылып тәнең кызмаска
Алдан шәп май сөртәсең.
Казныкынмы? Анысын инде
Син үзең хәл итәсең.
Ике потлы герләрне дә
Ир-егетләр чөяләр.
Сөйгәннәре, хатыннары
Ах-ух килеп көяләр.
Бүләкләр тезгәннәр җепкә,
Шарты бер – күзләр ябык.
Бер иң шәбен килеп алып,
Күз кызыштыру кызык!
Ипиле, сөтле һәм итле
Итүчеләргә сәлам!
Тальян-курай моңнарыннан
Көнләшсен җиһан – галәм!
Фидакарьләргә ихластан
Мактаулар коя каләм.
Шат тавышларга чорнала
Киң кырлар, урман, ялан...
Сафлансын калеб-йөрәкләр,
Игелек күрсен адәм!
Сабантуй – тургай, сабанлы
Саллы борынгы бәйрәм!
Әйтерсең лә бар тереклек
Уйный күк әйлән-бәйлән.
ЮНЕСКОда теркәлгән бит
Җанга шифалы бәйрәм!
Кәеф күтәрелер өчен
Эч кымыз белән әйрән.
Башка кавемнәр, сокланып,
Тел шартлатсыннар хәйран.
Дөньяда тиңе булмаган
Сабантуй – күркәм гадәт.
Уфа, Казанга килделәр
Япон, кытайлы, гарәп.
Тасмага да яздырдылар,
Дәрәҗә үсте харап.
Затлы күңел көзгебезне
Калырга кирәк саклап!
Быел йөргән кызым миңа:
Тик сине сөям, диде.
Киләсе сабантуйларга
Кулъяулык чигәм, диде.
Сабантуй – башкорт-татарның
Иң күркәм бер йоласы,
Анда аның бар булмышы,
Холкы, рухи дөньясы!
Рәзиф Зөбәеров.