

Дәүләт Башлыгы дөнья икътисадындагы агымдагы вәзгыять һәм заманча шартларда ил үсешенең перспектив юнәлешләре турында сөйләде, икътисадны үстерү буенча төп бурычларны билгеләде, шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә дә.
- Киеренке, катлаулы шартларда Русия үз суверенитетын ныгытуын дәвам итә, йомылмыйча, киресенчә, партнерлар даирәсен киңәйтә. Әйе, хәзер икътисади динамика тыйнак, мөгаен, без бу хакта әле сөйләшербез. Монда Хөкүмәт алдына куелган бурычны искә төшерәм: киләсе елдан ук илебез икътисадының тотрыклы үсеш темпларына кайтырга кирәк. Моны бары тик бер шарт белән генә эшләргә мөмкин: капиталь кертемнәрне арттырып, яңа инвестиция циклын башлап җибәреп, – дип билгеләде Владимир Путин. - Күрәсең, Русия кебек зур илнең суверенитеты башкала яки берничә эре сәнәгать үзәге көче белән генә билгеләнми. Һәр төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүе, сыйфатлы эш урыннары булдыруы, җитештерүне һәм шәһәр мохитен үстерүе мөһим.
Русия Президенты төбәк идарә итү командаларын инвестицион климат торышының милли рейтингында алдынгы позицияләре белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан анда өченче урынны алды.