

Бүген сезне игезәкләр — Руслан һәм Арслан белән таныштырабыз, дуслар. Малайларга 12 яшь. Бертуганнар бер гаиләдә яшәргә һәм әти-әни табарга тели.
Руслан — актив, игелекле һәм ярдәмчел малай. Ул һәрвакыт игезәгенә ярдәм итәргә әзер, кызыксынып техниканы өйрәнә, аралашырга ярата һәм төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшә. Кушкан эшкә бик җаваплы карый һәм башлаган эшен ахырына кадәр җиткерергә тырыша.
Арслан тыйнак холыклы, башкаларга карата шундый ук игелекле һәм игътибарлы малай. Ул яшьтәшләре белән уртак тел таба белә, кирәк вакытта теләп ярдәм итә, тапшырылган эшләргә җитди карый белә. Бертуганы аның тормышында аерым урын алып тора, һәм малайлар арасында ныклы дуслык бәйләнеше урнашкан.
Руслан белән Арслан кызыксынучан, ярдәмчел һәм дөньяга ачык карашлы егетләр булып үсә. Аларга өлкәннәрнең ярдәмен тою, якында гына аларның уңышларын уртаклашырга, киңәшләр белән ярдәм итәргә һәм казанышларына шатланырга әзер кешеләр булуын белү мөһим.
Игезәк малайларга аларны кабул итәчәк, яратачак, аңлаячак һәм ярдәм итәчәк гаилә бик кирәк.
Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.
Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.