

Чыныкмаган кешеләргә су температурасы 18 °C, ә һава — 22 °C тан түбән булмаган очракта гына су коенырга була, ди табиб-аллерголог, иммунолог Владимир Болибок. Бу хакта ул “RT” басмасына сөйләгән.
"Су һәм һава билгеле бер температурага кадәр җылынмыйча, су коенырга киңәш ителми. Су коену өчен иң уңайлы шартлар — җилсез аяз һава торышы һәм һава температурасы 25 °C һәм аннан югарырак”, — дип аңлатты Болибок.
Табиб ассызыклавынча, су коену өчен иң яхшы вакыт иртә яисә кич, ул вакытта кояш җылыта, ләкин ул инде куркыныч тудырмый. Эксперт өлкәннәргә суда 10-15 минуттан да артык булмаска, ә балаларга өч минуттан да артык булмаска киңәш итте. Ике яшькә кадәрге балаларны ачык сулыкларга кертмәскә кирәк, ди белгеч.
Иң мөһиме, махсус җиһазландырылган пляжларны сайлау, анда коткаручылар кизү тора һәм медицина ярдәме алырга мөмкин, дип ачыклык кертте табиб.
"Кыргый урыннарда су чиста, төбендә ком яисә вак таш булган очракта, көчле агым булмаган урыннарда гына керергә кирәк. Таныш булмаган урыннарда суга чумарга ярамый, бу гомер өчен куркыныч һәм имгәнүләргә китерергә мөмкин", — дип белдерде иммунолог.
Белгеч шулай ук салкын тию билгеләре белән су коенудан тыелырга киңәш итте. Өлкән яшьтә гипертониядән җәфаланучы кешеләргә, йөрәк-кан тамырлары авырулары, эпилепсия һәм иммунитеты какшаган кешеләргә шулай ук сак булырга кирәк. Алкоголь эчкәннән соң да суга керергә ярамый.
Автор фотосы.