Кайбер районнарда күк күкрәячәк, томан төшәчәк. Күрүчәнлек 500 метр тәшкил итә. Һава температурасы төнлә +9...+14 градус, көндез +25 градуска кадәр җылытачак.
Иртәгә, 14 июньдә, көндез дә, төнлә дә кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил талгын.
Дүшәмбе һәм сишәмбе, 15 һәм 16 июньдә, шулай ук явым-төшем фаразлана. Һава температурасы төнлә +15 градус, көндез +25 кә кадәр күтәреләчәк.
Чәршәмбе, 17 июньдә, болытлы көн булачак, яңгырлар фаразланмый.