Андрей Назаров объектларның гамәлдәге иминлек дәрәҗәсенең шактый матди зыян белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы тудыруына игътибар итте. Республикада 524 гидротехник корылма бар, шуларның 80 проценты - муниципаль милектә. Документларны тәртипкә китерү зарурлыгын прокуратура органнары да, экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт дә күрсәтә.
- Килеп туган хәлнең бер сәбәбе булып күп кенә гидротехник корылмаларны тиешле декларацияләрсез эксплуатацияләү тора. Урындагы үзидарә органнары гидротехник корылмаларның иминлеге турындагы законнар таләпләрен тайпылышсыз үтәргә тиеш, шул исәптән гражданнар җаваплылыгын мәҗбүри страховка декларацияләре һәм полислары булу өлешендә, - диде Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru