

Белгечләр билгеләвенчә, бүген 18–24 яшьлекләрнең күпчелеге мәгълүматны интернет һәм социаль челтәрләр аша ала. Шуңа күрә яшьләр белән эшләүнең традицион алымнары гына җитәрлек түгел.
Башкортстан Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов сүзләренчә, вербовкалау очраклы түгел, ә яхшы уйланылган технология булып тора. Ул гадәттә кешене эзләп табудан һәм аның белән ышанычлы мөнәсәбәт урнаштырудан башлана.
– Һәр балага диярлек тәэсир итәргә омтылучы төрле төркемнәр бар. Алар адымлап эш итә, шәхси якын килү алымнарын куллана. Классик вербовкалау схемалары бүген дә гамәлдә, – дип билгеләде ул.
Медиа-белгеч, язучы Андрей Афанасьев исә социаль челтәрләр алгоритмнарының кешеләр игътибарын җәлеп итү өчен еш кына курку, нәфрәт һәм тискәре эмоцияләр тудыручы контентны алга чыгаруын әйтте.
– Бала көненә җиде-сигез сәгать санлы мохиттә булса, ул анда таралган кыйммәтләрне дә үзләштерә башлый, – диде белгеч.
Аның фикеренчә, хәвефле контент еш кына бөтенләй гаепсез күренгән исемнәр астында яшеренә. Башта яшүсмерләргә мемнар, кызыклы видеолар тәкъдим ителә, аннары аларны әкренләп законга каршы гамәлләргә этәрергә мөмкиннәр.
Башкортстанның Иҗтимагый хәвефсезлек ведомствоара советы секретаре, Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Валерий Олейник яшьләр арасында хокук бозуларның нәтиҗәләре турында ачыктан-ачык сөйләшергә кирәклеген ассызыклады.
– Террорчылык характерындагы җинаять кылган кешегә яшь булуы ярдәм итмәячәк. Мондый гамәлләрнең нәтиҗәләре бик җитди, һәм яшьләр моны аңларга тиеш, – диде ул.
Чыгыш ясаучылар фикеренчә, балаларны һәм яшүсмерләрне хәвефле мәгълүмати йогынтыдан саклау өчен ата-аналарның, педагогларның һәм җәмгыятьнең уртак игътибары кирәк. Белгечләр интернеттагы контрольсез мохитнең яшь кеше карашларына һәм кыйммәтләренә зур йогынты ясавын искәртте.
Форумда яңгыраган төп фикерләрнең берсе шундый булды: бүгенге мәгълүмати көрәштә төп саклану чарасы – балаларның нинди санлы мохиттә яшәвен аңлау һәм алар белән даими аралашу.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Фото һәм оригиналь текст: mgazeta.com