+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июнь , 13:25

Башкортстанда объектларны саклау чаралары көчәйтелә

Башкортстанда объектларны саклау чаралары көчәйтеләБашкортстанда объектларны саклау чаралары көчәйтелә
Башкортстанда объектларны саклау чаралары көчәйтелә

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Террорчылыкка каршы комиссия һәм республиканың оператив штабының уртак утырышын үткәрде. Анда инфраструктура һәм сәнәгать объектларын, шул исәптән пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә булырга мөмкин булган террорчылык гамәлләреннән саклауны көчәйтү мәсьәләләре каралды.

Утырышта министрлыклар һәм ведомстволар, хокук саклау органнары җитәкчеләре, шулай ук эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. Алар объектларны актив һәм пассив саклау системаларын көчәйтү буенча юл карталарының үтәлеше турында фикер алышты.

– Илнең башка төбәкләре пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмнәренә ешрак дучар була. Бу хәвефнең җитдилеген күрсәтә һәм бездән кичекмәстән нәтиҗәле чаралар күрүне таләп итә. Иң мөһиме – республикабызны ышанычлы саклау өчен тагын нинди адымнар ясарга кирәклеген билгеләү, – диде Радий Хәбиров.

Утырышта шулай ук халыкның һәм җитештерү объектларының хәвефсезлеген арттыру буенча өстәмә чаралар, хәвеф туганда төрле ведомстволарның үзара хезмәттәшлеге һәм гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү буенча уртак эш тәртибе каралды.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас