+22 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
20 Июня , 15:30
"Башкортстанның киләчәге — көчле муниципалитетларда"
Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре җитәкчеләре белән семинар үткәрде.
Радий Хәбиров Башкортстанның шәһәр һәм район башлыклары белән семинар үткәрде
Көн тәртибендә-территорияләрне социаль-икътисадый үстерүнең актуаль мәсьәләләре, урындагы үзидарә органнарының алга таба эшләү өстенлекләре.
Семинарны ачып, төбәк Башлыгы муниципалитетларга республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итүләре, шулай ук мөһим программаларны һәм проектларны үтәүләре өчен рәхмәт белдерде.
- Без идарә итү командасы алдында торган заманча мәсьәләләрнең һәм бурычларның катлаулылыгын яхшы аңлыйбыз. Аларга ирешүдә сез, хөрмәтле башлыклар, безнең өчен көчле таяныч һәм төп партнерларыбыз булып торасыз, - диде Радий Хәбиров. - Республика Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар экспертлары катнашындагы семинар кысаларында муниципалитетларыбызның иң яхшы тәҗрибәләре турында сөйләрбез, киләчәктә дә безнең халык файдасына нәтиҗәле эшләсәгез, тәҗрибә уртаклашырбыз.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, Башкортстан илебез Президенты билгеләгән стратегик курсны төгәл тота. Бу Ватан иминлеген тәэмин итү, икътисадны ныгыту, технологик үсеш, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү.
Бу хакта тулырак
https://glavarb.ru/ru/news/event/radiy-habirov-provyol-seminar-s-glavami-gorodov-i-rayonov-bashkortostana_2026-06-89751/
сайты хәбәр итә.
Фото: glavarb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"