+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 июнь , 08:45

Ипотеканы теркәү үзенчәлекләре

Моңа бәйле нәрсәләрне белү зарур?

Ипотеканы теркәү үзенчәлекләреИпотеканы теркәү үзенчәлекләре
Ипотеканы теркәү үзенчәлекләре
Бүген ипотека алмаган кеше сирәктер. Бу – заманча тормышның аерылгысыз өлешенә, йорт сатып алуда мөһим механизмга әверелде. Аеруча, яшьләр өчен – ул – тулыканлы тормыш башлау мөмкинлеге. Сез, хәтта әлегә акча җыя алмасагыз да, фатирлы һәм йортлы була аласыз. Бу, әлбәттә, зур җаваплылык, әмма шул ук вакытта үз көчеңә ышанып, киләчәккә омтылу өчен зур этәргеч. Монда зур суммалар турында сүз бара, шуңа документларны рәсмиләштергәндә белеп эш итәргә кирәк. Ипотеканы рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында Росреестрның Кырмыскалы һәм Архангель районнары буенча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Илфат Әрдәширов белән әңгәмәләштек.

– Илфат Рәшитович, торак ипотекасында чикләүләр дә бар. Алар нинди? Һәм, мәсәлән, ипотекага алган торакны сатып буламы?
– Ипотека дигән төшенчә торакның сатып алучы милкендә булуын аңлата, шул ук вакытта ул банкның залог объекты булып санала. Шуңа күрә бу милекне сату, алмаштыру һәм аның белән башка гамәлләр башкару банкның ризалыгы белән генә мөмкин. Шулай итеп, милекче ипотекада булган фатирны банк ризалыгы белән икенче кешегә сата ала, шул ук вакытта банк файдасына булган залог шулай ук сакланачак.
– Ипотека бурычын түләп бетергәч, бу хакта Росреестрга кем хәбәр итәргә тиеш? Банкмы яки бурычка алган кешеме?
– Кредитны ябу Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында ипотека турында язманы автомат рәвештә каплауга китерми. Росреестр ипотека турында язманы банк гаризасы яки банкның һәм фатир милекчесенең уртак гаризасы нигезендә, закладнойны яки исәп буенча өземтәне күрсәткәч кенә (моңа кадәр банк хокуклары закладной белән расланган булса), каплый.
– “Закладной” нәрсә ул?
– Ул исемле кыйммәтле кәгазь, документ. Ул кәгазьдә дә, электрон вариантта да булырга мөмкин. Закладной аның хуҗасының хокукларын раслый. Шул исәптән, ипотека белән тәэмин ителгән акчалата йөкләмәләрне үтәү һәм залог хокукы, ягъни залог бирүченең башка кредиторлар алдында ипотекадагы мөлкәт исәбенә үз хокукларын канәгатьләндерү мөмкинлеге бирә.
– Ипотека түләнеп бетеп, Росреестрда бу хакта язу теркәлмәсә, милек хуҗасы бу торакны сата аламы?
– Закон тарафыннан вакыт буенча чикләүләр каралмаса да, ипотеканы түләп бетерү белән бу хакта Росреестрга хәбәр итәргә кирәк. Бу эш никадәр тизрәк эшләнсә, шулкадәр яхшырак. Банк алдында бурычлар үтәлеп бетмәсә һәм ипотеканың ябылуы турында язу булмаса, милекче аның белән ирекле рәвештә эш итә, мәсәлән, банк ризалыгыннан башка сата алмый. Шуның өчен ипотеканы түләп бетергәнсез икән, бу хакта гариза бирергә кирәк.
– Росреестрга мөрәҗәгать иткәннән соң, бу чикләүләр нинди вакыт эчендә алына?
– Ипотека турында язма тиешле гариза кабул ителгәннән соң өч эш көне эчендә карала. Моның өчен дәүләт пошлинасы түләргә кирәкми.
– Ипотека кредитын түләп бетергәннән соң чикләүләр булмавын раслаучы яңа өземтә алырга кирәкме?
– Моны милекче үзе хәл итә. Әгәр дә кулында документ булуын тели икән, алырга мөмкин.
– Фатир сатып алганда мошенниклар кулына эләкмәс өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
– Мошенниклар кулына эләкмәс өчен килешү төзер алдыннан Росреестрдан сезгә кирәкле объект буенча өземтә алырга, ә сатучыдан документларның төп нөсхәсен сорарга кирәк. Иң мөһиме – сатучының үзе белән очрашып, аның бу килешүне төзергә (фатирын сатарга) риза булуында инанырга киңәш ителә. Дәүләт теркәве үткәргәнгә кадәр акчаны тулысынча бирмәү хәерле, ә иң яхшысы – аны кредит учреждениеләре аша күчерергә.
– Бүген республикада “24 сәгать эчендә электрон ипотека” проекты эшләп килә. Ул ничек тормышка ашырыла?
– Бу проект ярдәмендә банкның электрон сервислары аша ипотеканы рәсмиләштерү буенча мөрәҗәгатьләр, кредит чаралары ярдәмендә өлешләтә катнашу килешүләре, ипотекага йорт яки фатир сатып алу турында Идарәгә бирелгән гаризалар 5-7 эш көнендә түгел, күпкә тизрәк – кисәтүләр һәм чикләүләр булмаганда, бер эш көнендә карала.

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас