

Делегация составына Башкортстанның сигез туристик компаниясе вәкилләре керде. Алар Ташкент һәм Сәмәрканд өлкәләрендә рәсми очрашулар үткәрде, туризм өлкәсендәге хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Сәмәрканд өлкәсенең Туризм идарәсе җитәкчесе Җурабәк Бәхриддин улы белән очрашу нәтиҗәсендә якын арада туроператорларның онлайн-очрашуын үткәрү, уртак туристик маршрутлар һәм реклама проектлары әзерләү турында килешенде.
– Үзбәкстан бай тарихи мирасны һәм үсешкән туристик инфраструктураны уңышлы берләштерә. Без туристлар агымын арттыру буенча системалы эшләргә әзер һәм Үзбәкстан халкына Башкортстанның табигый һәм мәдәни байлыкларын тәкъдим итә алабыз, – диде Светлана Верещагина.
Эш сәфәре вакытында Башкортстан вәкилләре Үзбәкстанның туристик мөмкинлекләре белән танышты. Алар «Физика-Кояш» фәнни үзәгендә, «Amirsoy» тау чаңгысы курортында, заманча туристик комплексларда булды, шулай ук Сәмәркандның тарихи һәйкәлләрен карады.
Сәфәр нәтиҗәсендә Башкортстан һәм Үзбәкстанның туристик компанияләре арасында хезмәттәшлек турында 60тан артык протоколга кул куелды.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102