+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 июнь , 15:16

Владимир Путин балалар фольклориадасында катнашучыларга сәламләү юллады

Владимир Путин балалар фольклориадасында катнашучыларга сәламләү юлладыВладимир Путин балалар фольклориадасында катнашучыларга сәламләү юллады
Владимир Путин балалар фольклориадасында катнашучыларга сәламләү юллады

Русия Президенты Владимир Путин Уфада узучы III Бөтенрусия балалар фольклориадасын оештыручыларга, катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү хаты юллады.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, дуслык һәм иҗади аралашу бәйрәмен үткәрү идеясе нәкъ менә Башкортстанда туган. Бүген күпмилләтле республика башкаласы Русиянең төрле төбәкләреннән килгән меңнән артык яшь талантны каршы ала.

– Без Русия халыкларының бай тарихи, мәдәни һәм рухи мирасын кадерләп саклыйбыз, уникаль гореф-гадәтләрне һәм йолаларны үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Шуңа күрә әлеге проектның яшь буын арасында кызыксыну уятуы һәм елдан-ел катнашучылар санын арттыруы аеруча сөендерә, – диелә сәламләүдә.

Владимир Путин фикеренчә, III Бөтенрусия балалар фольклориадасы зур уңыш белән узачак, тамашачыларны фольклор, бию һәм хор коллективлары чыгышлары белән таныштырачак һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итәчәк.

Президент шулай ук чараның җәмгыятьтә, бигрәк тә яшьләр арасында, күпмилләтле мәдәният кыйммәтләрен популярлаштыруга хезмәт итәчәген ассызыклады.

Сәламләү ахырында Владимир Путин фольклориадада катнашучыларга иҗади уңышлар һәм иң изге теләкләрен җиткерде.

 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас