+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 июнь , 12:19

Ягулык базарындагы хәл контрольдә кала

Русиядә ягулык базарындагы ыгы-зыгы аркасында ягулыкка ихтыяҗ 20–30 процентка арткан. Бу хакта Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак белдерде.

Ягулык базарындагы хәл контрольдә калаЯгулык базарындагы хәл контрольдә кала
Ягулык базарындагы хәл контрольдә кала

Аның сүзләренчә, илдә ягулык запасы җитәрлек, ә хәзер логистика системасы яңадан көйләнә.

– Хәзер базар ихтыяҗларына яраклашып логистика үзгәртелә. Базарны тулысынча җайга салу өчен вакыт кирәк булачак, – диде Александр Новак.

26 июньдә ягулык базарындагы хәл буенча чираттагы киңәшмә үтәчәк. Анда дизель ягулыгын экспортлауны вакытлыча тыю мәсьәләсе дә каралачак.

Русиядә ягулык кытлыгы июнь башыннан күзәтелә. Хәзер инде 20дән артык төбәктә автозаправка станцияләрендә бензин сату чикләнде. Александр Новак сүзләренчә, хәл катлаулы булса да, контрольдә кала.

Моннан тыш, эре нефть компанияләре элек кулланылмаган резервларын файдалана башлады. Хөкүмәт, иң беренче чиратта, ягулык белән тәэмин итү табигый һәм сезон факторларына бәйле булган төбәкләргә өстенлек бирергә кушты.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас