

Быел апрель аенда хатын-кыз үзенең җиңел автомобилен йөртүне баласына ышанып тапшырган. Әмма яшүсмерне ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан, аның йөртү таныклыгы булмавы ачыкланган.
Материаллар нигезендә хокук саклау органнары балигъ булмаган кешене тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырган гамәлләргә җәлеп итү маддәсе буенча анага карата җинаять эше кузгаткан.
Суд хатын-кызны гаепле дип танып, аңа 60 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. Моннан тыш, автомобиль дә дәүләт файдасына конфискацияләнгән.
Бу – Иркутск өлкәсендә ата-ананың балигъ булмаган балага автомобиль идарә итәргә бирүе өчен чыгарылган икенче шундый хөкем карары. Хәзерге вакытта тагын өч районда шундый ук фактлар буенча җинаять эшләре тикшерелә.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызга йөртү таныклыгы булмыйча автомобиль яки башка транспорт чарасын идарә итәргә рөхсәт итмәгез. Мондый гамәлләр баланың гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя, җитди юл һәлакәтләренә китерергә мөмкин. Балаларыгызның кайда йөрүен, нәрсә белән шөгыльләнүен һәрвакыт күзәтеп торыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген даими аңлатыгыз.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102