+12 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 Июня , 09:05

Бертуганнар гаилә җылысы тапсын!

Язмыш җилләре кагылган балаларга ярдәм итик, дуслар.

Бертуганнар гаилә җылысы тапсын!Бертуганнар гаилә җылысы тапсын!
Бертуганнар гаилә җылысы тапсын!

Кайвакыт балалар йортларында, приютларда аерым балалар гына түгел, ә инде бер гаилә булып оешкан команда да очрый. Андый балалар өлкән апа-абыйларының канаты астына керергә һәм аларга охшарга тырыша, кечкенәләре бер-берсенә тартыла.

Бүген нәкъ шундый гаилә балалары белән таныштырабыз.

Иң өлкәне, Агата, 2011 елның октябрендә туган. Ул аралашучан, энергияле һәм яхшы күңелле кыз. Агата иҗат итәргә ярата, конкурсларда һәм күргәзмәләрдә теләп катнаша, оста итеп рәсем ясый һәм сәнгать мәктәбенә йөри. Сәләтле кыз яхшы укый һәм спорт белән шөгыльләнә.

Энекәше Богдан 2013 елның июлендә туган. Ул кызыксынучан һәм актив малай, футбол уйнарга ярата. Яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән уртак телне җиңел таба. Богдан дзюдо белән шөгыльләнә һәм берничә тапкыр ярышларда призер булган. Бигрәк тә аның апасы һәм энесе турында кайгыртуы беркемнең күңелен битараф калдырмый, балалар бер-берсенә бик бәйләнгән.

Марк, гаиләдә иң кечесе, ул 2016 елның июнендә туган. Ул аралашучан, хәрәкәтчән һәм дөньяга ачык күңелле бала. Марк та дзюдо белән шөгыльләнә, ярышларда уңышлы чыгыш ясый, тиз арада дуслар таба һәм мәктәпкә шатланып йөри, анда ул сыйныф тормышында актив катнаша.

Бу балаларга әти-әни табарга ярдәм итегез, дуслар! Моның өчен тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк. Бу постны танышларыгызга да җибәрегез.

Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас