

Башкортстанда гыйнвар-май айларында сәнәгать җитештерүе индексы 105,6 процент тәшкил иткән. “Росстат” мәгълүматларын Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров җиткерде һәм, бу бик яхшы күрсәткеч, дип билгеләп үтте. Һәрвакыттагыча, үсеш драйверы булып эшкәртү сәнәгате тора. Тулаем ил буенча индекс 100,4 процент тәшкил иткән.
Киңәшмәдә соңгы көннәрдә республикада ягулык белән килеп туган хәл үзәккә чыгарылды. Башкортстан Башлыгы төбәктә ягулыкка ихтыяҗның артуы турында белдерде. Аның сүзләренчә, вәзгыять макроикътисади факторлар һәм логистикадагы проблемалар белән бәйле. Соңгы көннәрдә станцияләргә ягулык китерү күләме арттырылды, предприятиеләр көчәйтелгән режимда эшли. Әмма бу әлегә заправкаларда тулы күләмдә чагылмый. “Логистика буенча сораулар бар. Бездә АЗСлар челтәре төрле: 200дән артык “Башнефть” заправкасы һәм шәхси станцияләр бар. Мондый вакытта Хөкүмәт максималь нәтиҗәле эшләргә тиеш. Безнең бурыч – логистиканы җайга салу һәм мәсьәләне хәл итү”, – дип белдерде Радий Хәбиров.
Аның сүзләренчә, киеренкелек акрынлап кими, әмма проблеманы тулысынча хәл итү турында сөйләргә иртәрәк әле.
Элегрәк төбәктә ягулыкны канистрларга тутырып җибәрүне вакытлыча тыйдылар. Бензин кытлыгы юк дигән белдерүләргә карамастан, халык актив рәвештә ягулык сатып алуын һәм чиратларда торуын дәвам итә. Ихтыяҗ арту сәбәпле, поставкалар якынча бер ярым тапкыр арткан.
Хөкүмәт вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев белдерүенчә, Башкортстанда ягулык белән тәэмин итү буенча вәзгыять даими контрольдә тотыла. Нефть эшкәртү заводлары штат режимында эшли, нефть продуктларын җитештерү бөтен республика буенча арттырылган план нигезендә гамәлгә ашырыла. “Тормышны тәэмин итү белән проблемалар юк. Физик берәмлекләр буенча хәлне контрольдә тотабыз. Атна ахырына кадәр бу мәсьәлә хәл ителәчәк”, – дигән нәтиҗә ясады Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры.
Төбәк Башлыгы Уфада узган III Бөтенрусия балалар фольклориадасы югары дәрәҗәдә үтүен билгеләде. “Чара искиткеч матур үтте. Меңнән артык талантлы бала килде, без алардан бик күп энергия алдык. Президент Хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсәлам Магомедов катнашты, ул чараны бик югары бәяләде, – диде Радий Хәбиров. – Фольклориада кешеләрнең тарихка һәм мәдәнияткә тартылуын, талантлы балаларга ярдәм итәргә кирәклеген күрсәтте”.
Чарада ул педагогларны һәм иҗат коллективлары җитәкчеләрен бүләкләде. Бүләкләр югары профессионализм һәм Уфада уңышлы узган III Бөтенрусия балалар фольклориадасында катнашкан өчен тапшырылды. Радий Хәбиров кулыннан Рәхмәт хатларын тәрбияләнүчеләре төбәкне бөтенрусия дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим иткән остазлар алды. Бүләкләү ахырында җыелучылар алдында Ханнановларның гаилә музыкаль ансамбле чыгыш ясады. Шулай ук Фольклориадада катнашучы 15 яшьлек Азамат Ханнанов музыкаль чыгышын бүләк итте.
Башкортстанның мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов Русия халыклары бердәмлеге елында узган бәйрәм кысаларында кемнәр катнашуы һәм нинди вакыйгалар узу турында кыскача бәян итте. Фольклориадада илнең 80 төбәгеннән 10 яшьтән 18 яшькә кадәр 1100 бала катнашты. Радий Хәбиров чараны оештыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
Башкортстанның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин БДИның беренчел нәтиҗәләрен бәян итте. 26-27 июньдә республикада 71 мең укучы аттестат алган. Имтихан кампаниясенә килгәндә, нәтиҗәләр бик уңай. “Бездә 183 йөз баллы эш һәм 9 мультибаллы укучы (ике фәннән максималь балл җыйган укучылар) бар. Чагыштыру өчен, 2025 ел кампаниясе нәтиҗәләре буенча 159 йөз баллы һәм 5 мультибаллы укучы булган”, – дип хәбәр итте ул.
Бигрәк тә урыс теле (йөз баллы 22 укучы), профильле математика (14), физика (61) фәннәре буенча яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр күп теркәлгән.
Радий Хәбиров, беренчел мәгълүматларны шәрехләп, шактый алга китеш булуын билгеләп үтте. “Бездә йөз баллы һәм мультибаллыларның саны сизелерлек артты, һәм уртача балл да күтәрелде. Бу безнең балаларга бюджет урыннарына керү өчен зур гарантияләр бирә. Укучыларны әзерләгән барлык укытучыларга, аларның остазларына зур рәхмәт, бу озайлы һәм авыр эш”, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда йөз балл җыючылар саны елдан-ел арта, шул ук вакытта алар арасыннан төбәк вузларына укырга керүчеләр 150 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче премия ала.