+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июнь , 04:16

Халыклар бердәмлеге – илебез таянычы

Русия өчен июнь — хәтер, горурлык һәм бердәмлек ае

Халыклар бердәмлеге – илебез таянычыХалыклар бердәмлеге – илебез таянычы
Халыклар бердәмлеге – илебез таянычы
Тарихка күз салсак, төрле гасырларда июнь аенда булып үткән вакыйгалар уйландыра да, бүген дөньяда, илебездә булган хәлләр белән шуларны чагыштыру ниндидер нәтиҗәләргә дә этәрә. Күптән түгел, 12 июньдә, илебезнең төп дәүләт бәйрәмен – Русия көнен билгеләп үттек. Бу дата безгә илебезнең үзаллылыгы һәм бәйсезлеге, аның бай тарихы һәм күпмилләтле мәдәнияте турында искә төшерә. Бу көнне халыклар бердәмлеген һәм Русия җәмгыятен гасырлар буе ныгыткан, саклаган кыйммәтләргә тугрылыкның никадәр мөһим булуын тагы да ныграк аңлыйсың. Бу айның кайсыбер истәлекле даталарын искә төшереп үтү урынлы булыр:

– 1719 елның 4 июнендә 1700-21 еллардагы Төньяк сугышы барышында Эзель утравы янында 2нче ранг капитаны Н. А. Сенявин җитәкчелегендәге урыс кораблары отряды (6 линия корабы, 330 пушка) швед флотилиясен (3 кораб, 97 пушка) җиңеп чыга. Швед кораблары командорлары белән бергә кулга алына. Бу Русия җилкәнле флотының ачык диңгездә беренче җиңүе була.

— 1799 елның 17 июнендә урыс армиясенең Италиягә походы барышында А. В. Суворов җитәкчелегендәге союздаш армияләрнең – Русия-Австрия гаскәрләренең (30 мең хәрби) генерал Ж. Макдональдның француз армиясенә каршы (33-35 мең хәрби) Треббия елгасында сугышы башлана. 19 июньдә француз армиясенең тар-мар ителүе белән тәмамлана.

– 1919 елның 8 июнендә беренче Бөтендөнья сугышын тәмамлаган Версаль солых килешүе имзалана.
— 1941 елның 22 июне – Хәтер һәм кайгы көне. 1941-1945 елларда немец-фашист илбасарларына каршы Бөек Ватан сугышы башланган көн.
— 1944 елның 6 июнендә Гитлерга каршы коалиция буенча союздашлар тарафыннан Нормандиядә икенче фронт ачыла.
— 1944 елның 23 июнендә Белоруссия фронтында “Багратион” стратегик һөҗүм операциясе башлана.
— 1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында СССРның Бөек Ватан сугышында фашист Германиясен җиңүе хөрмәтенә узган Совет гаскәрләренең тарихи Җиңү Парады була.

Илебез өчен генә түгел, ә кешелек дөньясы өчен дә мөһим булган әлеге берничә тарихи сугыш вакыйгаларыннан күренүенчә, Русия, Совет Армиясе аларның һәрберсендә җиңү яулаган. Ул җиңүләрнең сере ниндидер тылсымлы формулада түгел
, ә командирларның талантында, гаскәрләрнең әзерлекле булуында, уңышлы тактикада һәм тыл хезмәтләренең эшен оештыра белүдә. Шулар арасыннан нәкъ 85 ел элек башланган Бөек Ватан сугышы халкыбыз өчен иң авыр сынау булды, миллионлаган совет кешесе Ватанны саклауга басты, тиңдәшсез батырлык һәм фидакарьлек күрсәтте. Бу сугышта җиңү Советлар Союзының барлык халыкларының бердәмлеге, аларның ил киләчәге өчен үзләрен корбан итәргә әзер булуы нәтиҗәсендә генә мөмкин була. Без аларның батырлыгын онытырга тиеш түгелбез. Гомумән, тарихи вакыйгалар турындагы истәлекне онытмау үткәнгә, тарихка хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә замандашларыбыз, бүгенге яшь буын өчен мөһим сабак булып та хезмәт итә. Тарих безгә ил өчен иң авыр вакытларда Русиянең көче аның халкының бердәмлегендә икәнлеген искәртә.

Әлеге вакытта илебезгә каршы гибрид сугыш бара. Ул сугышның алымнары һәм формалары да төрлечә: хәрби, мәгълүмати, кибернетик, икътисади, сәяси-дипломатик. Геосәяси киеренкелекнең артуы нәтиҗәсендә махсус хәрби операция (СВО) башланды. Көнбатыш илләре, безнең илгә каршы берләшеп, икътисади санкцияләр кертә, сәяси басым ясарга һәм Русияне халыкара аренада дискредитацияләргә, стратегик җиңелүгә дучар итәргә тырыша. Ул илләрне шундый адымга барырга нәрсә этәрә, аларга нәрсә җитми? Тарихтан билгеле булуынча, төрле чорлардагы хәрби бәрелешләрнең күпчелегенә шул ук көнбатыш илләре сәбәпче булган. Барысы да алар өчен хурлыклы җиңелү белән тәмамланган. Әллә аларның хәтере кыскамы, тарихны шулай бик тиз онытып була микән?

Миңа калса, алар барысы да җиңелгән бала психологиясен кичерә. Мондый бала җиңелү хисенең тулы бер спектры аша үтә: аларда өметләре акланмаудан сагыш та, җиңгән кешегә карата нәфрәт тә, үпкә дә бар. Мондый халәт, һичшиксез, җиңүчедән үч алуга этәрә. Көнбатыш илләренең гамәлләре нәкъ шундый бала кыланышын хәтерләтә. Бүгенге көндә шушындый адымга аларны икенче Бөтендөнья сугышында җиңелүләре этәрә. Советлар Союзына каршы бу сугышта, Германиядән тыш, тагын 13 ил сугыша: Румыния, Италия, Финляндия, Венгрия, Словакия, Хорватия, Испания, Бельгия, Нидерланды, Франция, Дания, Норвегия һәм Япония. Украина неонацистларына ярдәм итеп, аларның күбесе бүген дә Русиянең стратегик җиңелүенә өмет итә.
Игътибарны җәлеп иткән тагын бер мөһим факт. Бүгенге Европа илләре җитәкчеләренең кайберләре – икенче Бөтендөнья сугышында немец-фашистлары ягында сугышкан палачларның оныклары. Мәсәлән, Германия канцлеры Фридрих Мерцның бабасы Йозеф Пауль Совиньи НСДАП әгъзасы һәм Гитлерны һәрвакыт мактап телгә алган булган. Бабасының карашлары немец канцлерына ят түгеллеген аның чыгышлары да раслый.
Британия разведкасының яңа башлыгы Блейз Метревелиның бабасы Константин Добровольский була, Украинадагы Өченче рейхның информаторы, Холокост әсирләренә һәм корбаннарына карата рәхимсезлеге өчен “Мясник” буларак билгеле. Метревели әлеге факт турында белмәгән дип Британиянең Чит ил эшләре министрлыгы расласа да, мондый раслаулар шактый бәхәсле.

Евросоюз дипломатиясе башлыгы Кайя Каллас шулай ук нацизм белән бәйле: аның бабасы киңкүләм репрессияләргә катнашы булган Эстон формированиесен җитәкләгән. Евросоюз илләрендә нәсел тарихындагы мондый фактлар вазыйфага билгеләгән вакытта бары тик уңай йогынты гына ясый.
Бүген Русиягә каршы гибрид сугыш алып баручылар арасында – икенче Бөтендөнья сугышы чорындагы Гитлер коалициясе илләренең күбесе һәм ул илләрне җитәкләгән нацизм вәкилләренең оныклары. Ата-бабаларының җиңелүе гарьлегеннән Русия халкыннан үч алу теләге аларның йокыларын качырган, күрәсең. Сүз дә юк, һәрбер конфликтның төбендә Русиянең табигый байлыкларына, уңдырышлы җирләренә кызыгу ята. Конфликт дигәч, бары тик хәрбиләрнең корал тотып көрәшүен генә күз уңында тотарга кирәкми. Дәүләтләр каршылыгының хәрби һәм тыныч формалары арасында чикләр бүген җуелып бара. Шулар арасында мәгълүмати сугыш үзәккә чыга һәм аның аша каршылыкларның төп стратегик операцияләре гамәлгә ашырыла. Мәгълүмат тарату аша икътисади процесслар, халык массаларының хәрәкәте, сәяси карарлар кабул итү, хәрби операцияләр башлау кебек гамәлләр идарә ителә. Боларга мисалны ерактан эзлисе дә түгел. Мәсәлән, 2026 елның 10 һәм 11 июнендә, Дональд Трамп белдерүләре аркасында дөнья биржаларында котировкаларның тирбәнешләре күзәтелде. 10 июньдә АКШ Президенты үзенең социаль челтәрендә раславынча, имеш АКШ һәр көнне Ираннан миллионлаган баррель нефть чыгарган. Шушы белдерү аркасында дөнья базарында нефтькә хаклар үсә башлады. Ә 11 июньдә Трампның Иранга яңа һөҗүмнәр ясау турындагы белдерүеннән соң нефтькә хаклар түбәнгә тәгәрәде. Димәк, әлеге күренеш бер кешенең бер җөмләсе дөнья икътисады белән идарә итә ала дигәнне аңлата.

Тагын бер мисал. ХХI гасырда “хаос” идарә ителә торган төшенчәгә әйләнде. Җир шарының төрле почмакларында төрле илләрдәге халыкның хаотик хәрәкәтләре максатчан идарә итү аркасында ясалма рәвештә тормышка ашырыла башлады. Моның нәтиҗәсе итеп “бәрхет” һәм “кызгылт сары” революцияләрне атарга мөмкин. Шунысы кызыклы факт, бу “революционерлар” үзләренең ни өчен анда катнашканлыкларын берничек тә аңлатып бирә алмый икән. Мондый тетрәнүләргә бары тик ул илнең, я булмаса, ил җитәкчелегенең геосәяси дошманнары, революциянең режиссерлары гына аңлатма бирә ала.

Бүген Русиянең геосәяси дошманнары безнең күпмилләтле ил булуыбызны үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга тырышып, халыклар арасында конфликт булдырырга омтыла. Монда безнең һәрберебезгә уяу булу сорала. Мәгълүмати киңлектә таратылган ялган хәбәрләр, җәмгыятьне таркатуга юнәлтелгән пропаганда коткысына бирелмәскә кирәк. Бүген илебездә 194 милләт вәкиле яши. Ил Президенты Владимир Путин 2023 елның 19 маенда үткән милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында күпмилләтлелек “бу – безнең көч, Русиянең үзенчәлекле, бөтен нәрсәне җиңә торган көче” дип белдерде. Шулай ук бу утырышта, Русиянең дошманнары күпмилләтлелекне безнең йомшак як дип саный, ләкин алар ялгыша, диде Владимир Путин. Русия үзенең күпмилләтле булуы белән көчле, аның ассызыклавынча, бу – неоколониаль хыялларга исәп тоткан дошманнар уе, ә алар – наданнар.

2026 елның гыйнварында республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында “Барысы да Җиңү өчен!” дигән девиз тәкъдим итте. Девизның асылы шунда, төбәкнең барлык көчләрен – хакимият, бизнес, җәмгыять ресурсларын – махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә юнәлтү. Бу девизның берничә төп үзенчәлеген аерып күрсәтергә мөмкин. Радий Хәбиров билгеләвенчә, конфликт локаль кысалардан чыкты – бу гадел дөнья тәртибе урнаштыру өчен көрәш, махсус хәрби операциядә Русиянең һәм киләчәк буыннарның иминлеге мәсьәләсе хәл ителә. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, сугышчыларның көче, ныклыгы һәм батырлыгы гына ил язмышын, иминлеген хәл итәчәк, ә моның өчен җәмгыятьне тулысынча мобилизацияләү һәм барлык халыкларның да бердәмлеге кирәк. Нәтиҗәдә, “Барысы да Җиңү өчен!” девизы төбәк өчен үзенчәлекле ориентирга әйләнде: төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарының эшенә кирәкле юнәлеш бирде, төп максат – уртак бурыч, Җиңүгә ирешү өчен республиканың барлык көчләрен берләштерергә кирәклеген күрсәтте. Экспертлар билгеләп үтүенчә, шул рәвешле Башкортстан федераль үзәк башлангычларын үтәп кенә калмый, ә үзе дә комплекслы карарлар кабул итеп, гомумдәүләт системасында ышанычлы таяныч булып тора.

Язмабызны июнь аендагы тарихи вакыйгаларны барлаудан башлаган идек. Русия өчен июнь – хәтер, горурлык һәм бердәмлек ае, тарихта – ил һәм аның халкы язмышында онытылмас эз калдырган вакыйгалар белән бәйле үзенчәлекле ай. Ул вакыйгаларда шатлык һәм кайгы, ата-бабаларыбызның батырлыклары өчен горурлык һәм Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучыларга тирән рәхмәт хисләре үрелеп бара. Ул даталар илебез тарихының мөһим этаплары символына әверелде – алар безгә бердәмлек, рухи көч һәм ватанпәрвәрлек кыйммәтләре турында искә төшерә.
12 июнь – Русия көне, ул үзаллылыкны, ирекне һәм милли бердәмлекне символлаштыра. Бу көнне илебезнең күп гасырлык тарихын, мәдәни мирасын һәм казанышларын искә төшерәбез. Русия көне – Ватаныбызның нинди юл үтүе, русиялеләрнең таланты һәм фидакарьлеге нәтиҗәсендә авыр сынауларны җиңүе, дөнья күләмендә нинди биеклекләр яулавы турында уйлану өчен сәбәп тә. Шулай ук бу бәйрәм Русиянең көче – аның күпмилләтле халкының бердәмлегендә, һәр халыкның гореф-гадәтләрен, динен хөрмәт итүдә һәм уртак Ватаныбыз мәнфәгатьләрен кайгыртуда икәнен аңлата.

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне бөтенләй башка хисләр тудыра. Бу көнне, 85 ел элек, илебез тарихында иң канкойгыч һәм җимергеч Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе Советлар Союзына явызларча һөҗүм итә, миллионлаган совет кешесе Ватанны сакларга баса. Сугыш дистәләгән миллион кешенең гомерен өзде, шәһәр һәм авылларны хәрабә хәлендә калдырды, әмма совет халкының ихтыярын сындыра алмады. Хәтер һәм кайгы көнендә без солдатларның, тыл хезмәтчәннәренең, балалар һәм хатын-кызларның батырлыгы алдында баш иябез. Бу илнең киләчәге өчен гомерен биргән һәркемне искә алу һәм бу истәлекне киләсе буыннарга тапшыру мөһим булган көн.

Тагын бер әһәмиятле дата – 1945 елның 24 июне – бу көнне Мәскәүнең Кызыл мәйданында фашизмны үз оясында тар-мар итү уңаеннан Җиңү Парады узды. Җиңүчеләр парады совет халкының триумфы, аның сыгылмас ихтыяры һәм каһарманлыгы символы булды. Бу вакыйга бөтен дөньяга төрле ил халыкларының гадел эш өчен берләшкәндә агрессия һәм явызлыкны җиңә алуын күрсәтте. Әлеге тарихи вакыйга безнең горурлык, халыклар бердәмлеге һәм Җиңүгә ышаныч теләсә нинди авырлыклар алдында да ил халкын сындырмаячагын, сыгылдырмаячагын исбат итте.

Бу даталар – календарьдагы гади саннар гына түгел. Алар безгә илне саклау – армиянең генә түгел, бөтен халыкның бурычы икәнен дә искә төшерә. Илебезнең тынычлыгын һәм бәйсезлеген саклау, халыкларыбызның якты киләчәген тәэмин итү өчен без бердәм булырга тиеш. Үткәннәрне искә алу безне хәзерге чорга бәя бирергә һәм киләчәккә җаваплы карарга өйрәтә. Тарихны хөрмәт итеп һәм бер-беребезгә ярдәмләшеп кенә без ил алдындагы теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп, көчле, ирекле һәм гадел җәмгыять төзи алабыз. Русия тарихында июнь – безне уйланырга өндәгән ай. Ул корбаннар һәм җиңүләр, тынычлыкны һәм бердәмлекне саклауның мөһимлеге турында искә төшерә. Ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә алу – безнең өчен көч чыганагы, ә халкыбызга, Ватаныбызга мәхәббәт тормышта ышанычлы ориентир булып тора.

Фаил Фәтхетдинов,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас