+15 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
1 Июля , 13:50
100 меңнән артык капиталь төзелеш объекты буенча белешмәләр төгәлләштерелде
Башкортстанда капиталь төзелеш объектларын төзү елы турындагы белешмәләрне актуальләштерү эше төгәлләнде.
100 меңнән артык капиталь төзелеш объекты буенча белешмәләр төгәлләштерелде
Башкортстанда бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын капиталь төзелеш объектларын төзү һәм файдалануга тапшыру елы турында дөрес мәгълүматлар белән тулыландыру эше төгәлләнде. Әлеге башлангыч Русия Президенты йөкләмәсе кысаларында гамәлгә ашырыла, аның нигезендә төбәктә территорияләрнең капитализациясен арттыру, күчемсез милек базарының үтә күренмәлелеген тәэмин итү һәм кадастр бәясен дөрес билгеләү буенча системалы эш алып барыла. 2025-26 елларга расланган график кысаларында 100 меңнән артык капиталь төзелеш объекты буенча белешмәләр төгәлләштерелде.
- 2025 елның 1 мартыннан төзелешне тәмамлау датасын билгеләү актуальләштерелде. Яңа кагыйдәләр нигезендә төзелешкә рөхсәтсез төзелгән объектлар өчен (аерым алганда, шәхси торак һәм бакча йортлары) төзелешне тәмамлау датасы итеп аларны дәүләт кадастр исәбенә кую көне таныла. Рөхсәт документларын алып, билгеләнгән тәртиптә төзелгән биналар өчен объектны файдалануга тапшыру датасы төп ориентир булып кала, – дип билгеләде "Росреестр"ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец.
Мәгълүматларны актуальләштергәндә элек бирелгән техник паспортларында төзелеш елы турында мәгълүматлар булмаган объектларга аерым игътибар бирелде. Мондый очракларда, расланган алгоритм нигезендә, "Росреестр" техник инвентаризация уздыру елы турындагы мәгълүматларны кулланды.
Күчемсез милек объектлары турындагы белешмәләрне "Росреестр"ның рәсми сайтында шәхси кабинетта яисә дәүләт хезмәтләре порталында БДКМРНнан өземтә алу юлы белән төгәлләштерергә мөмкин. Фикер каршылыклары ачыкланган очракта хокук ияләренә исәп белешмәләренә үзгәрешләр кертү турында гариза бирергә киңәш ителә.
Ведомствода искәртүләренчә, 2027 елда капиталь төзелеш объектларына: биналарга, корылмаларга, тәмамланмаган төзелеш объектларына һәм машина урыннарына чираттагы масштаблы дәүләт кадастр бәясе биреләчәк. Мондый объектлар буенча максималь төгәл мәгълүматлар милек салымнарын гадел исәпләү гарантиясе булып тора – гражданнар өчен дә, оешмалар өчен дә.
Фото:
https://pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"