+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 Июля , 13:05

"Лекторий. Бизнеска хокук" проекты уңышлы эшли

Башкортстан бизнес-омбудсмены агымдагы елның июлендә планлаштырылган консультацияләр һәм өйрәтү семинарлары уздыру турында игълан итте.

"Лекторий. Бизнеска хокук" проекты уңышлы эшли"Лекторий. Бизнеска хокук" проекты уңышлы эшли
"Лекторий. Бизнеска хокук" проекты уңышлы эшли

Чаралар "Лекторий. Бизнеска хокук" проекты кысаларында Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәләре мәйданчыкларында узачак.

- Белемнәребез, тәҗрибәләребез һәм ярдәмебез белән никадәр күбрәк уртаклашсак, эшкуарларыбыз, яңа мөмкинлекләр тудырып һәм төбәкнең икътисади тотрыклылыгын ныгытып, шулкадәр ышанычлырак алга бара, - дип шәрехләде Ирина Абрамова. – "Лекторий. "Бизнеска хокук" проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәбез үзенең нәтиҗәле һәм кирәкле булуын исбатлады, без аны яңа темалар белән тулыландырып һәм профессиональ спикерларны җәлеп итеп дәвам итәбез.

3 июльдә 10.00 сәгатьтә Башкортстан Республикасы иҗтимагый ярдәм штабы мәйданчыгында (Уфа, Зәки Вәлиди урамы, 1) «Салым сәясәте 2026 һәм хәзерге заман салым хәвефе: профилактика һәм яклау» темасына практик семинар узачак. Спикер булып 1992 елдан бирле салымнар буенча белгеч, юридик фәннәр кандидаты, «Салымнар һәм финанс хокукы» журналының баш мөхәррире, «Салымнар һәм финанс хокукы» компанияләр төркеме җитәкчесе, Свердловск өлкәсендә эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, pro bono publico иҗтимагый эксперты Аркадий Брызгалин чыгыш ясаячак.

Башка чараларны үткәрү темалары һәм даталары белән Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил сайтында танышырга мөмкин.

Фото: https://pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас