Шакшадагы ягулык салу станцияләре ни өчен вакытлыча ябылды?
Хакимият вәкилләре аңлатуынча, Шакшадагы ике ягулык салу станциясе нефть продуктлары кабул итү сәбәпле вакытлыча эшен туктатты. Вәзгыять тулысынча контрольдә.
Ашыгыч медицина ярдәме машиналарына ягулык җитәме?
Сәламәтлек саклау министрлыгында бу мәсьәлә даими контрольдә тора. Ягулык җитмәү сәбәпле гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.
Республика буенча көн саен уртача 330 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы хезмәт күрсәтә. Алар тәүлек дәвамында якынча 4500 чакыруга чыга. Шуларның яртысына якыны Уфага туры килә. Барлык бригадалар да гадәти режимда эшләвен дәвам итә.
Махсус хезмәтләр ягулык белән ничек тәэмин ителә?
Бу мәсьәлә республика өчен өстенлекле булып кала. Барлык ягулык салу станцияләренә ашыгыч хезмәтләр транспортын чираттан тыш хезмәтләндерү турында күрсәтмә бирелгән. Алар өчен кирәкле ягулык запасы да булдырылган.
Төзелеш техникасын ягулык белән ничек тәэмин итәргә?
Экскаватор һәм башка махсус техниканы ягулык белән тәэмин итү өчен юридик затлар тиешле килешү төзи ала. Моның өчен гариза белән Башкортстанның Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ашыгыч ярдәм машиналарын чиратсыз үткәрәләрме?
Әйе. Республика халкы махсус хезмәтләр транспортына аңлап карап, аларны чиратсыз үткәрә.
Республикада ашыгыч медицина ярдәменең 330 машинасыннан тыш, 160тан артык кичектергесез медицина ярдәме автомобиле дә эшли. Аларның барысы да ягулык белән өзлексез тәэмин ителә.
Ни өчен кайбер ягулык салу станцияләрендә ягулык карталары буенча хезмәт күрсәтелми?
Мондый очраклар аерым тәртиптә карала. Аларны район хакимиятләре белән берлектә хәл итәләр.
Бөре районындагы вәзгыять нинди?
«Башнефть» ягулык салу станцияләре график нигезендә ягулык ала. Көндезге 13.00 сәгатькә бензин вакытлыча беткән булса да, соңрак бензовоз килеп җиткән һәм хезмәт күрсәтү яңадан башланган. Хәзер анда чиратлар күзәтелми.
Ерак районнардагы хәлләр ничек?
Барлык муниципалитетлардагы вәзгыять даими күзәтелә. Белгечләр сүзләренчә, ажиотаж акрынлап кими. Уфада, мәсәлән, ягулык салу станцияләрендәге чиратлар соңгы көннәрдә сизелерлек кимегән. Төп бурыч – ягулыкны график буенча өзлексез китерүне тәэмин итү.
Уфа-Стәрлетамак трассасында хәлләр нинди?
Авыргазы районында бер ягулык салу станциясе белән бәйле вакытлыча кыенлыклар бар. Бу мәсьәлә буенча эш алып барыла. Стәрлетамактан Ырынбур юнәлешенә таба исә вәзгыять тотрыклы.
Алаторка авылы янында бензин кайчан булачак?
Белгечләр аңлатуынча, әлеге ягулык салу станциясе федераль трассада урнашканлыктан, анда ихтыяҗ һәрвакыт зур. Шуңа күрә ягулык тизрәк бетә. Якын арада ягулык белән тәэмин итү күләме арттырылачак.
Федераль трассаларда ягулык җитәрлекме?
Әйе. Республика аша узучы барлык федераль трассалар нормативларга ярашлы ягулык белән тәэмин ителә.
Чикләүләр кайчан гамәлдән чыгарылачак?
Бу мәсьәләне республика Оператив штабы хәл итә. Аның утырышлары көн саен үткәрелә. Әлегә чикләүләрне гамәлдән чыгару турында карар кабул ителмәгән. Алдагы карарлар ягулык базарындагы вәзгыятькә бәйле булачак.