+18 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
6 Июля , 16:50
Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмә үткәрде
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмә үткәрде, анда республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.
Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмә үткәрде
Агымдагы елның 18-20 сентябрендә узачак Русия Дәүләт Думасына һәм урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауга әзерлек турында Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов сөйләде.
Азат Галимханов билгеләп үткәнчә, халык шул исәптән «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә факттагы тору урыны буенча да тавыш бирә алачак. Тиешле гаризаны территория һәм участок сайлау комиссияләре, күпфункцияле үзәкләр аша, шулай ук «Госуслуги» порталында электрон рәвештә бирергә мөмкин.
Сәламәтлеге торышы яки башка нигезле сәбәпләр аркасында участокка килә алмаган гражданнар өчен тавыш бирүне өйдә оештыралар. Моннан тыш, республикада «ИнформУИК» проекты гамәлгә ашырыла. 20 августтан 6 сентябрьгә кадәр участок комиссияләренең 10 меңнән артык әгъзасы фатир саен йөреп чыгачак, тавыш бирү тәртибе турында сөйләячәк, сайлаучылар турындагы белешмәләрне төгәлләштерәчәк һәм сайлауларда катнашуның төрле рәвешләреннән файдалану мөмкинлеге турында мәгълүмат бирәчәк.
Оештыручылар хәвефсезлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирәләр. Сайлау комиссияләре хокук саклау органнары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм муниципалитетлар хакимиятләре белән үзара хезмәттәшлек итә.
Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын киләсе көзге-кышкы чорга әзерләүгә 4,5 миллиард сум юнәлдереләчәк. Бу хакта республиканың ТКХ министры вазыйфаларын башкаручы Юрий Палтусов хәбәр итте.
Төбәкнең җылыту сезонына гомуми әзерлеге 34 процент тәшкил итә. 4,6 мең күпфатирлы йортта җылыту системалары юылган инде, 7,8 мең күпфатирлы йортларда (МКД) вентиляция каналларының һәм төтен чыгару юлларының эшкә яраклылыгын тикшергәннәр, 300 йортта торбаүткәргечләрнең һәм тоташтыру элементларының герметиклыгын торгызганнар. Моннан тыш, 14,2 чакрым җылылык челтәре тәртипкә китерелде, 33 казан һәм 42 насос ремонтланды, 64 берәмлек ябу арматурасы алыштырылды.
Оператив киңәшмәдә шулай ук республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы ел башыннан бирле Башкортстанда яшәүче 80 меңгә якын кеше сәламәтлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән. Алар 2009 елдан бирле эшли һәм йогышлы булмаган авыруларны кисәтү, хәвеф-хәтәр факторларын иртә ачыклау һәм сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыруда махсуслашалар. Республикада шундый 24 оешма эшли, шул исәптән алты балалар оешмасы.
Бу хакта тулырак
https://glavarb.ru/ru/news/event/operativnoe-soveshchanie-v-pravitelstve-bashkortostana-90184/photo/#photo-1
сылтамашы аша укырга була.
Фото: glavarb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"