+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 июль , 05:20

Почтаны кулга алырга!

Вакытлы матбугат язмышы аның эшчәнлегенә дә турыдан-туры бәйле

Почтаны кулга алырга!Почтаны кулга алырга!
Почтаны кулга алырга!
12 июль – Русия почтасы көне. Бу бәйрәм 1994 елдан башлап билгеләнә. Президент Указында шундый юллар бар: “Русия дәүләтенең тарихи үсешендә Русия почтасының ролен исәпкә алып, бәйрәмне – Русия почтасы көнен июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтәргә”.

“Һәркемнең үз күлмәге үзенең тәненә якын” дигән әйтемдәге кебек, почта турында сүз чыкса, мине бу хезмәтнең районнарда бөтенләй дип әйтерлек юкка чыгып барганлыгы, гәзит-журналларга яздыру оештырылмавы, оештырылган очракта да, матбугат басмаларының абунәчеләребезгә вакытында, кайбер очракта хәтта бөтенләй барып җитмәве кебек уйлар биләп ала. Гаҗәп һәм сәер хәл инде бу. Гәзит-журналны өенә кадәр китереп җиткерү өчен абунәче акча түли, ә аңа язылган басмаларын район үзәгеннән, я булмаса, күрше авылның фәлән урыныннан барып алырга кушалар. Шулай ук, почта бүлекчәләренең, торак пунктларда ябылып, районга берничә генә калуы сәбәпле, ерак авылларда яшәүчеләргә матбугат басмаларына язылу һәм аларны тарату бөтенләй оештырылмый. Бу беренче карашка әллә ни зур фаҗига дә түгел кебектер. Тагын бер тапкыр Президент Указына күз салсак, анда почтаның дәүләт әһәмиятендәге хезмәт башкаруын аңларбыз. Димәк, башка хезмәтләр белән беррәттән, вакытлы матбугат, бигрәк тә рәсми басмаларны тарату – Русия почтасының дәүләт әһәмиятендәге эшчәнлеге булып тора. Эш шунда, басма киңкүләм матбугат чаралары дәүләт өчен әһәмиятле социаль функция башкара, ил эчендә бердәм мәгълүмат киңлеген формалаштырырга ярдәм итә. Республиканың төрле почмакларында яшәүче кешеләрне гәзит-журналларның бер мәкаләсе генә дә берләштерү сәләтенә ия булып, фикердәшлек, уртаклык хисен ныгыту көченә ия. Башкортстанның дәүләт гәзитләре республика халкына хакимият органнарының теге яки бу вакыйгага карата үз позициясен җиткерә, социаль программалар, законнар, мөһим башлангычлар турында хәбәр итә. Әлеге бәйрәмне гамәлгә куеп, федераль власть почтаны гражданнар өчен сервис буларак кына түгел, ә дәүләт, ил, халык өчен эшләргә, илдәге бердәмлекне сакларга һәм кешеләрнең дөрес мәгълүматны вакытында алырга ирешүен тәэмин итәрдәй үзенә ярдәмче итеп күргән дип бәялибез.

Даими абунәчеләребез хәтерлидер, атнасына биш тапкыр чыккан республиканың төп басмалары атнасына – ике, өч, район гәзитләре хәзер бер чыгуга калды. Болар барысы да почта хезмәтенең үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәве аркасында килеп чыкты. Хәзер килеп басма матбугатка язылу, аны тарату тиешенчә башкарылмый. Әлбәттә, бу безнең республикага гына түгел, бөтен илгә хас күренеш. Кемдер басма матбугатка аларның электрон вариантлары булу да йогынты ясый дип әйтер. Моның белән тулысынча килешеп булмый, әле республикада кулына басма гәзит-журнал тотып укырга теләүчеләр дә җитәрлек. Очрашулар вакытында андый кешеләр белән күзгә-күз сөйләшкәнебез бар һәм алар почта хезмәтенең начар булуына, яисә бөтенләй эшләмәвенә зарлана. Халыкның почта эшчәнлеген яхшыртырга теләве бер дә юктан гына түгелдер, димәк, алар басма матбугат аша килгән дөрес мәгълүматка сусаган. Бу мисал үзеннән-үзе илнең мәгълүмат киңлегенең бөтенлеге бозылуы турында сөйли. Вакытлы матбугат, телерадиотапшырулар һәм Интернет белән беррәттән, мәгълүмати инфраструктураның мөһим бер өлешен тәшкил итә. Әгәр гражданнарның бер өлеше – өлкән яшьтәгеләр, Интернет тотрыксыз булган ерак районнарда яшәүчеләр – даими мәгълүмат агымыннан төшеп калса, алар өчен “сукыр зоналар” барлыкка килә. Чөнки алар өчен басма матбугат еш кына төп мәгълүмат чыганагы һәм социальләштерү ысулы булып кала килә. Бу кешеләрнең ил өчен мөһим кампанияләр вакытында иң актив электорат булганын да онытмаска кирәк. Басма матбугаттан мәхрүм ителгән бу кешеләр мәгълүматны башка чыганаклардан – Интернетта, социаль челтәрләрдә, мессенджерларда активрак эзли башлыйлар. Бу медиаландшафтны үзгәртә һәм санлы мохиттә уңышлы эшли торган кире көчләр аларга карата йогынтысын көчәйтергә мөмкин. Мондый хәлләр тора-бара иҗтимагый халәтнең тотрыклылыгын какшатмасмы икән?

Махсус хәрби операция, мәгълүмати сугышның кызган катлаулы чорында республика матбугаты дәүләт сәясәтенең нигезе булган ватанпәрвәрлек, ныклы гаилә, тарихи хәтер, Русия халыкларының бердәмлеге кебек традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне алга сөргән вакытта почта хезмәтенең шундый кризиста булуы гаҗәпләндерә, борчуга сала. Әлеге рухи-әхлакый кыйммәтләр илебезнең дәүләтчелеген тәэмин итүче нигезне тәшкил итә. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путинның 2022 елның 9 ноябрендә 809нчы Указы белән раслаган “Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләре”ндә ачык әйтелгән. Аның 28нче маддәсе түбәндәге юллардан тора: “Традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның мәгълүмати инструменты булып традицион кыйммәтләрне популярлаштыру һәм алга җибәрү максатларында хакимият органнарының киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм киңкүләм коммуникацияләр белән үзара хезмәттәшлеге тора”. Ил Президенты тарафыннан расланган документны тормышка ашыру максатында безнең республика басмалары, республика җитәкчелеге белән берлектә, төбәктә яшәүче төрле милләттән, төрле карашлы, төрле дин вәкилләреннән булган кешеләрнең бер ил – Русиянең бердәм халкы булуы идеясен алга сөрә һәм пропагандалый. Шулай ук, бүгенге дөньякүләм сәяси вәзгыять күзлегеннән караганда, безнең язмаларда илебезнең үзаллылыгы һәм цивилизацион үзенчәлеге – Русиянең үз юлы, үз тарихы һәм мәдәнияте булуга, аларны сакларга кирәклегенә басым ясала. Әлбәттә, аңлыйбыз, мондый идеяне халыкка җиткерүдә без, матбугат вәкилләре, монополистлар түгел. Бу идеяләр ил, республика күләмендә үткәрелгән мәгариф, мәдәният, сәнгать һәм башка өлкәгә караган проектларда да күтәрелә. Ләкин һәрберебезнең бу тормышта үз урыны, тәгаенләнеше бар. Һәркем шуны тиешенчә башкарырга тиеш.

Русия Федерациясен саклау – ул көч структуралары яки югары хакимият органнары эше генә түгел. Бу миллионлаган кешеләрнең үз урыннарында көндәлек намуслы хезмәтеннән дә тора. Бүгенге тарихи сынаулар чорында җәмгыятьнең барлык звеноларының системалылыгы һәм үзара ярдәмләшүе дәүләткә яшәргә генә түгел, ә үсәргә дә мөмкинлек тудырырга тиеш. Шуның өчен һәркем үз урынында үз эшен тиешенчә башкарырга һәм аның өчен җаваплы булырга тиеш. Бу дисциплина, җаваплылык һәм максатларның бердәмлеген аңлата. Республика журналистлары үзләренең иҗатында һәрчак шуларны күз уңында тота һәм үз иҗат җимешләренең адресатына вакытында барып ирешүен тели. Чыннан да бүгенге почта хезмәтенең үз вазыйфаларын тиешенчә башкара алмавы, нәширләр һәм мөхәррирләр күңелен шомландыра: язылучылар саны кими, бу үзеннән-үзе басма матбугат чараларының яшәвенә куркыныч сала. Әлбәттә, вакытлы матбугатны яздыру, тарату кагыйдәләре бозылган очракта эшне хокукый яссылыкта дәвам итәргә дә була. Русиядә гәзит-журналларны тарату “Вакытлы матбугат басмаларын тарату кагыйдәләрен раслау турында” Русия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 29 маендагы 782нче карары нигезендә җайга салынган. Бу карар 2031 елның 1 сентябренә кадәр көчендә булачак. Димәк, шушы карар нигезендә басмаларны соң китергән, яисә бөтенләй китермәгән өчен абунәче язылу бәясен һәм башка чыгымнарны каплауны почтадан таләп итеп судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Ләкин мондый алым гына хәлне уңай якка үзгәртә алмас шул.

Шушы уңайдан В. И. Ленинның 1917 елның 8 (21) октябрендә язган “Чит кеше киңәшләре” дигән мәкаләсе искә төшә. Анда шундый юллар бар: “өч төп көчне: флот, эшче һәм гаскәр частьларын берләштереп, теләсә нинди югалтулар бәрабәренә кулга төшерелергә тиеш: а) телефон, б) телеграф, в) тимер юл станцияләре, г) күперләр”. Безгә дә дәүләт һәм журналистлар берләшеп, Русия почтасын үз кулыбызга төшерергә кирәк. Югыйсә, почтага да, илдәге басма матбугатка да юкка чыгу куркынычы яный.

Фаил Фәтхетдинов,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас