

Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсе бүләкләүләрдән башланды. Күмертау шәһәреннән ашыгыч ярдәм фельдшеры Анна Красуцкая кеше гомерен саклап калуда күрсәткән батырлыгы һәм югары һөнәри осталыгы өчен Башкортстан Республикасының Мактау грамотасына лаек булды. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров, шулай ук, Русия Президенты Хакимияте җитәкчесе секретариаты департаменты башлыгы Рафаэль Хәкимовка “Хезмәт батырлыгы өчен” медален тапшырды.
Башкортстан Башлыгы төбәктә бензинга бәйле хәлне шәрехләде. Ул автомобиль ягулыгы базарындагы вәзгыятьне халыкны иң борчыган һәм канәгатьсезлек тудырган мәсьәлә, дип атады.
“Узган атнада без үзебезнең заправкаларны тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрдек. Трассаларда, эре шәһәрләрдә һәм торак пунктларда, Уфада вәзгыятьне тотрыкландырдык, әмма ерак районнарда һәм кайбер авыл җирлекләрендәге хәл мине бик нык борчый. Хәзер урып-җыю башлана, шул ук вакытта кайбер авыл заправкаларында дизель ягулыгы юк. Ә бүген иртән миңа Уфа янындагы кайбер заправкаларда бензин булмавы турында хәбәр иттеләр. Безгә бу вәзгыятьне аерым контрольдә тотарга кирәк. Тынычланырга ярамый. Параллель рәвештә террорчылык һөҗүмнәренә каршы торырга. Моның белән иртәдән кичкә кадәр шөгыльләнергә кирәк!” ─– диде республика Башлыгы.
Вице-премьер, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев хәбәр итүенчә, мәсьәлә җитди игътибар үзәгендә кала. “Оператив штаб тарафыннан ягулыкны канистрларга һәм башка савытларга сатуны тыю турында карар кабул ителде. Ягулык салу станцияләрендәге хәлне даими мониторинглау оештырылды. Әлеге вакытка эре шәһәрләрдә һәм күпчелек муниципалитетларда вәзгыять тотрыкланды”, ─– диде министр.
Әмма, аның сүзләренчә, 10 июльдән автозаправкаларда автомобильләр саны арту күзәтелә. Башкортстан Башлыгы идарә командасына эре нефть эшкәртү заводлары белән тыгыз эш алып барырга кушты. Төбәк Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская мәгълүматлары буенча, республика халкын борчыган иң катлаулы, иң киеренке һәм актуаль мәсьәлә дә — авыл хуҗалыгында ягулыкка бәйле вәзгыять.
Киңәшмәдә республика Башлыгы табибларның эшен тәнкыйть утына тотты. “Кайвакыт миһербансызлык, ә кайдадыр сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең тупаслыгы белән очрашабыз. Без сәламәтлек саклау инфраструктурасын үстерү юнәлешендә зур эш алып барабыз. Һәм сәламәтлек саклау бергәлеге ягыннан да югары нәтиҗәлелеккә исәп тотабыз. Мин табибларга, шәфкать туташларына карата яхшы сүзләрне кызганмыйм. Әмма мондый фактлар, “кызган тимер” белән бастырылырга тиеш”, –─ диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе Елена Прочаковскаяга әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирергә кушты. Хәзер һәр дүшәмбе оператив киңәшмә вакытында тармак министры Айрат Рәхмәтуллин чыгышыннан соң ул табибларның һәм кече медицина хезмәткәрләренең эш сыйфаты турында хәбәр итәчәк. “Әйдәгез мондый хәлләрне туктатыйк. Аңлыйм, кәеф булмаска мөмкин. Начар кәефегезне өйдә калдырыгыз. Һәм кешеләр белән тыныч эшләгез”, –─ дип йомгаклады Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә, шулай ук, М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы һәм республиканың Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты тарафыннан гамәлгә ашырылучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча гуманитар һәм социаль-хокукый эш, Башкортстан Фәннәр академиясенең төбәкнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше турында һәм башка чыгышлар тыңланды.