+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 Июля , 16:24

Әбҗәлил районының үсеш бурычлары билгеләнде

Районда инвестицияләрне арттыру, туризмны үстерү һәм эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүгә басым ясалды.

Әбҗәлил районының үсеш бурычлары билгеләндеӘбҗәлил районының үсеш бурычлары билгеләнде
Әбҗәлил районының үсеш бурычлары билгеләнде

Башкортстан Хөкүмәтенең Әбҗәлил районында узган күчмә утырышында районның социаль-икътисади үсеше, инвестицияләр җәлеп итү, туризмны һәм авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләрен каралды.

Премьер-министр Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, район авыл хуҗалыгы тармагында тотрыклы үсеш күрсәтә. Узган елда тармакның тулай продукция күләме 18,5 процентка артып, 7,2 миллиард сумга җиткән.

Утырышта район икътисадының үсеш мөмкинлекләре, инвестицияләр белән эшләүне көчәйтү, эшкуарлыкка ярдәм итү, туристик маршрутлар булдыру һәм инфраструктураны яңарту турында сүз барды. Аерым алганда, «Урал аръягының Алтын боҗрасы – Ирәндек» туристик маршрутын гамәлгә ашыру тәкъдиме яңгырады.

Андрей Назаров район хакимиятенә инвестицияләр күләмен арттыру, туристлар өчен уңайлы шартлар булдыру, эшкуарлыкны сыйфат ягыннан үстерү буенча эшне көчәйтергә кушты. Шулай ук юлларны төзекләндерү, төзелеш проектларын вакытында үтәү һәм районның социаль-икътисади үсеше буенча тәкъдимнәрне аерым «юл картасы»на тупларга йөкләмә бирелде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас