+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 июль , 07:35

«Урал аръягы-2026» VIII бөтенрусия инвестицион сабантуе узачак

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров бизнес-бергәлек вәкилләрен «Урал аръягы - 2026» инвестсабантуенда катнашырга чакырды һәм мәйданчыкның стратегик әһәмиятен ассызыклады.

«Урал аръягы-2026» VIII бөтенрусия инвестицион сабантуе узачак«Урал аръягы-2026» VIII бөтенрусия инвестицион сабантуе узачак
«Урал аръягы-2026» VIII бөтенрусия инвестицион сабантуе узачак



"Урал аръягы" инвестсабантуе күптән инде эшлекле очрашу форматыннан артып китте. Бүген бу идеяләрнең төп төбәк мәйданчыкларының берсе, анда бөтен ил өчен үсеш нокталары туа. Без елдан-ел контрактлар суммасы гына түгел, проектларны эшкәртү тирәнлеге дә үсүен күрәбез.
Башкортстан исбат итә: хәтта турбулентлык шартларында да биредә темпны саклап калу гына түгел, ә аны куәтле үсеш драйверларына әйләндереп бирергә мөмкин».

«Урал аръягы-2026» VIII бөтенрусия инвестицион сабантуе 13 августтан 15 августка кадәр Сибайда узачак. Үзәк тема «Җиңү икътисады» булачак.
Чараны Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.

Фото пресс-службы Правительства РБ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас