+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 Июля , 09:07

Нишлисез сез, кешеләр?!

Коткаручылар Уфада бер тәүлек эчендә суда 31 кешенең гомерен саклап калган.

Нишлисез сез, кешеләр?!Нишлисез сез, кешеләр?!
Нишлисез сез, кешеләр?!

Батып баруның төп сәбәпләре: алкоголь, караучысыз калган балалар, тыелган урыннарда су коену һәм ...башсызлык!
Көннең шаккатыргыч берничә очрагы:
- Исерек өчәү (егет кеше һәм ике кыз) бер сапбордка өчәү утыра. Агым аларны күпер терәкләренә таба алып китә.
- "Солнечный" пляжында дүрт бала: 8 яшьлек малай, 2010 елда туган ике кыз һәм 2009 елда туган үсмер суга бата язганда, коткаручылар ярдәмгә килгән.
- өлкәннәр: 1973 елгы хатын-кызлар, 1962 һәм 1981 елгы ирләр — барысы да тирәнгә кереп, суга бата башлаган була.
- Теплое күле каналында коткаручылар агымнан 2013 елгы малайны һәм 2008 елгы үсмерне чыгарганнар.

Игътибар! Бер көндә 31 коткарылган гомер... Ә иртәгә?

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас