

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә республика халкын ягулык белән өзлексез тәэмин итү мәсьәләсе каралды.
Республикада эшләүче оператив штаб тәүлек әйләнәсенә ягулык запасларын, ягулык ташучы машиналар хәрәкәтен һәм автозаправка станцияләрендәге чиратларны күзәтә. Хәзерге вакытта вазгыять катлаулы булса да, ул контрольдә кала.
Хөкүмәттә билгеләп үтүләренчә, соңгы көннәрдә Уфада автозаправка станцияләрендәге чиратлар сизелерлек кимегән. Шулай да аерым районнарда, бигрәк тә ягулык салу станциясе бер генә булган урыннарда, вакытлыча өзеклекләр күзәтелә. Моның төп сәбәпләре – логистикадагы тоткарлыклар, ягулык ташучы машиналар хәрәкәтенә кертелгән вакытлы чикләүләр һәм аерым станцияләрнең планлы ремонтка ябылуы.
Хәзер республикада канистрларга ягулык сату вакытлыча чикләнгән, бер автомобильгә 30 литрдан артык ягулык җибәрелми. Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, коммуналь хезмәтләр өчен резерв запаслар булдырылган.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен ягулык белән тәэмин итү дә аерым контрольдә. Урып-җыю эшләре өчен кирәкле ягулык запаслары җитәрлек булуы хәбәр ителде.
Андрей Назаров сүзләренә караганда, республикада ягулык җитештерү күләме арткан, шуңа күрә бензин кытлыгы булырга тиеш түгел. Хәзер төп бурыч – шәхси ягулык салу станцияләрен өзлексез тәэмин итү һәм республика халкы өчен тотрыклы эшне оештыру.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102