

Башкортстанда ягулык базарындагы вазгыять тотрыклылана. Республика оператив штабы тәүлек әйләнәсенә автозаправка станцияләрендәге чиратларны һәм ягулык запасларын күзәтүен дәвам итә.
Республика сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Эдуард Мостафин хәбәр итүенчә, Уфада автозаправка станцияләрендәге чиратлар көннән-көн кими. Шул ук вакытта аерым территорияләрдә, шул исәптән Дим бистәсендә һәм тагын ун муниципалитетта, кыенлыклар әле дә саклана. Бу районнарга ягулык өстәмә рәвештә китерелә.
Стәрлетамакка да Уфадан ягулык ташучы машиналар җибәрелгән. Шулай ук оператив штаб вәкилләре урыннардагы хәлне контрольдә тота.
Беләбәй районындагы Приют авылында ягулык белән тәэмин итү дә җайга салына бара. Райондагы автозаправкаларның күпчелеге эшли, ә вакытлыча ябылган станцияләрдә техник хезмәт күрсәтү эшләре бара.
Оператив штаб вәкилләре белдерүенчә, ягулык белән тәэмин итү буенча хәл көн саен күзәтелә, ә ягулык җитмәгән районнарга бензовозлар мөмкин кадәр тизрәк җибәрелә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102