+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 Августа , 14:27

"Патриот" паркында Василий Маргелов бюсты һәм һава-десант комплексы ачылды

Бүген Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» паркы территориясендә Һава-десант гаскәрләре оешуга 96 ел тулу уңаеннан Советлар Союзы Герое, 1950-1970 елларда ВДВ командующие, армия генералы Василий Филиппович Маргелов бюсты ачылды. Аның янында шулай ук легендар хәрби җитәкче исемен йөртүче укыту-күнекмә һава-десант комплексы эшли башлады.  

"Патриот" паркында Василий Маргелов бюсты һәм һава-десант комплексы ачылды"Патриот" паркында Василий Маргелов бюсты һәм һава-десант комплексы ачылды
"Патриот" паркында Василий Маргелов бюсты һәм һава-десант комплексы ачылды

Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия ДОСААФ рәисе Денис Добряков һәм Василий Маргеловның оныгының кызы, җәмәгать эшлеклесе Полина Прасол катнашты.

– Безнең "Патриот" паркы Русия Герое Максим Серафимов исемен йөртә, ул да десантчы. Мөгаен, геройлар бер-берсен тарталардыр. Шуңа күрә монда шулай ук күренекле хәрби башлык бюсты булачагы бик дөрес һәм символик. Советлар Союзы һәм Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең сугышка сәләтле бүлекчәләренең берсе булган Һава-десант гаскәрләренең барлыкка килүе һәм үсеше нәкъ менә Василий Филиппович Маргелов исеме белән бәйле бит, - диде Радий Хәбиров. -Инициатива белән чыккан һәм һава-десант комплексын булдыру буенча көч куйган кешеләргә дә рәхмәт белдерәсем килә. Бәлки, монда шөгыльләнәчәк укучылар да киләчәктә десантчылар булырлар. Без монда башкарган бөтен эш егетләребезнең нык, көчле, чын сугышчылар һәм патриотлар булуына, үз илебезне яратуына юнәлтелгән.
Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/v-parke-patriot-otkryli-byust-geroya-sovetskogo-soyuza-vasiliya-margelova-i-uchebno-trenirovochnyy-vozdushno-desantnyy-kompleks-90489/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас