

Төбәк җитәкчесе ветераннарны, хәрбиләрне, шулай ук аларның туганнарын һәм якыннарын ВДВ төзелүнең 96 еллыгы белән котлады.
«Патриот» паркына бик күп кунаклар – республика Хөкүмәте әгъзалары, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, кораллы конфликтлар ветераннары, хәрби-патриотик һәм яшьләр берләшмәләре вәкилләре җыелды. Бәйрәм мәйданчыгында булыр алдыннан төбәк җитәкчесе рухи-агарту үзәге – Ватан өчен гомерләрен биргән хәрбиләр истәлегенә торгызыла торган мәчет һәм часовня төзелешенең барышы белән танышты.
Бу проектны гамәлгә ашыруга Радий Хәбиров 2026 елның маенда старт бирде. Үзәкне 4 ноябрьдә ачарга планлаштыралар.
– Без ике объектны янәшә урнаштырдык, чөнки, диненә карамастан, безнең сугышчылар бер-берсенә ярдәм итәләр һәм яклыйлар, нык дуслык үрнәге булып торалар, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. - Безнең геройларыбыз өчен дога кылырга теләгән һәркем шундый мөмкинлек алачак.
Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/radiy-habirov-pozdravil-boycov-i-veteranov-vozdushno-desantnyh-voysk-rossii-s-prazdnikom_2026-90560/